Имтихан тапшыручылар: «Шпаргалка алып керү – җүләрлек»

Тугызынчы  сыйныф укучыларының имтиханнары тәмам, унберенчеләрнеке  яңа  башланды гына әле. Алар беренче чирканчыкны география, рус әдәбияты, химия  сынауларында алдылар. Ил буенча имтихан кагыйдәләрен бозган 43 укучы БДИдан куып чыгарылган. Укучыларның кәефләре ничек? «ВТ» хәбәрчесе  имтихан тапшыручы егет-кызлар белән аралашты.

Билгеле булганча, быел  бердәм дәүләт имтиханы югары уку йортына керергә теләүчеләр өчен генә мәҗбүри. Имтихан бирергә  ил буенча 724 мең кеше язылса, шуларның 630 меңе – быелгы чыгарылыш укучылары. Аттестат алу өчен математикадан имтихан тапшыру кирәкми, рус теле сынавы да  җитә.  Татарстанда 1196 кеше БДИ урынына дәүләт  имтиханы тапшырачак. Бердәм дәүләт имтиханында исә 18 меңнән артык чыгарылыш укучысы  катнашачак.

Татарстанда географиядән –161, рус әдәбиятыннан – 1050, химия сынавында 2589 укучы катнашкан. Барлыгы 65 имтихан пункты ачылган, шул исәптән, 5е өйдә оештырылган. Аудиторияләрнең барысында да видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Сәламәтлеге буенча  имтиханнан чыгып китүчеләр,  җитди сәбәп аркасында БДИга килә алмаучылар аны быел кабат тапшырырга мөмкин. Ә менә сынау нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр, шпаргалкалар белән тотылучылар  БДИны киләсе елда гына бирә ала. Сынаулар 3–4 сәгать дәвам итәчәк.

Өстән тау төште…

9 нчы сыйныф укучылары имтиханнарны тапшырып, нәтиҗәләр көтә. Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң,  9 нчы сыйныф укучыларын сынаулардан азат итәчәкләр, дигәннәр иде. Алар бары рус теленнән генә имтихан биргән булып чыкты.

– 175 нче гимназия укучылары бездә имтиханнарга әзерләнә. Кәефләре күтәрелде, укучылар белән  дуслашып беттеләр. Алар бит бер ишегалдында яшиләр. Кайберләре арасында хәтта мәхәббәт уты да кабынды. 11 нче сыйныфны – 31, 9 нчы сыйныфны 58 укучы тәмамлады,  – диде Казанның 174 нче гимназия директоры Аида Ибраһимова.

Яшел Үзән районындагы Күгеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Исмәгыйлева әйтүенчә, балалар, өстән тау төшкән кебек булды, дип җиңел сулап куйган. Хәзер алар мәктәптә практика  үтә, чәчәкләргә су сибә, бакча эшләрендә булыша икән.

– Балаларны  имтиханга 5 нче сыйныфтан ук  әзерли башлыйм. 9 нчы сыйныфта  темаларны кабатлыйлар. Мәктәпне  быел 5 укучы тәмамлады. Барысының да исәбе –  көллиятләргә китү. Бездә күбесе шулай. Бары «5ле»гә генә укучыбыз да 10 нчы сыйныфка калмый. Бу инде БДИдан курку да бар дигән сүз. Белем дә алырбыз, һөнәргә дә өйрәнербез, дип китәләр. Дөрес, бездә тугызъеллык  кына мәктәп. Урта мәктәп  ун чакрым  ераклыкта урнашкан, – ди Энҗе ханым.

БДИ сәгатькә карарга өйрәтә

Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Марат  Бобоеров бердәм дәүләт имтиханы кешене камилләштерә дип саный.  Ул Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург вузларының берсен сайлаячак.

– БДИ алдыннан курку хисе бар иде. Химиядән имтихан үтте инде. Әмма берәү дә паникага бирелмәде,  барысы да үзен тыныч тотты. Шпаргалка белән  килүчеләр юк иде. Мин үзем дә алып кермәдем. Ел буе әзерләнгәнеңне күрсәтү урынына шпаргалка белән тотылу, бу – җүләрлек.  Бар  җирдә видеокамералар урнаштырылган. Күчерү мөмкин дә түгел, аның кирәге дә юк, – ди Марат Бобоеров. – БДИ кешене ялкаулыгын җиңәргә өйрәтә. Начар укучылар тырышып, яхшырак укый башлый. Имтихан вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәтә. Ял да итәм,  имтихан биремнәрен дә өйрәнәм. Көнгә 8 сәгать вакыт китә.

Питрәч районы Шәле мәктәбенең 11 нче сыйныф укучы Исламия Сафина КФУның халыкара багланышлар бүлегенә укырга керергә хыяллана. Тик аңа кадәр БДИны яхшы балларга тапшырасы бар әле.

–  Мәктәптә дә әзерләндек,  тарихтан түләүле онлайн-курсларга да язылдым.  Айга 2700 сум түлибез. Репетиторлар ялламадык. БДИга әзерләнү  көнгә 4 сәгать вакытны ала. Белемемә ышансам да, ничек бирермен, дигән борчу бар, – ди Исламия.

Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен мәктәбе инглиз теле укытучысы Гөлчәчәк Әгъзамованың бер укучысы инглиз телен сайлаган.

– Моннан 11 ел элек бер укучым: «Тракторчы булам, миңа инглиз теле кирәк түгел», – дигән иде. Хәзер бу сүзне әйтүче юк. Ни өчен дигәндә, чит илгә сәяхәткә барсаң да, телефонда утырсаң да, кирәк ул. Үзләре  белергә теләп, яныма килә хәзер. Без хәтта инглизчә фәнни тикшеренүләр дә үткәрәбез. Быел 11 нче сыйныфны 15 укучы тәмамлый. Алар биш авылдан килеп  укый. Шулар арасыннан берсе генә көллияткә барырга җыена.  Балалардан бигрәк, әти-әниләре борчыла. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, – ди Гөлчәчәк Әгъзамова.

3 июньдә  чыгарылыш укучыларын рус теленнән сынау көтә. Математикадан имтихан – 7 июньдә, тарих һәм физика –  11 июнь, җәмгыять белеме – 15 июнь, биология һәм чит телләр (язма өлеш) 18 июньдә узачак. Чит телләрдән (телдән имтихан) 24 һәм 25 июньдә булса, 12, 13, 14 июнь һәм 17 июль  – өстәмә көннәр. Имтиханнар 2 июльгә кадәр биреп бетереләчәк.

БДИ нәтиҗәләрен Рособрнадзорның «ГИА» http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty һәм «РЦМКО»ның «ЕГЭ» http://rcmko.ru/ege  бүлегеннән карарга мөмкин.

Сан

  • Укучыларның күбесе җәмгыять белемен (6617) сайласа, икенче урында – физика, химия, биология фәннәре. Шул ук вакытта  узган ел белән чагыштырганда, физиканы – 228,  географияне – 31,  немец телен 8 кешегә азрак сайлаганнар.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү