Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бүген, 3 июньдә, Чаллыга киләчәк. Ул «КАМАЗ» ГАҖ үсеше турында киңәшмә уздырачак, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Михаил Мишустин Чаллы автогиганты предприятиеләрендә һәм компаниянең фәнни-техник үзәгендә булачак. Ул Ульяновскига барачак. Анда Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русский белән очрашачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat