Владимир Путин “Бердәм Россия”дән кандидатлар исемлегенең шактый ук яңартылуын искәртте

“Бердәм Россия” – әлегә праймериз үткәрүче бердәнбер партия. Димәк, ул көндәшлектән курыкмый. Владимир Путин партия җитәкчелеге һәм башлангыч тавыш бирүдә җиңүчеләр белән очрашуда әнә шулай дип белдергән.

“Башлангыч тавыш бирү кандидатлар сайлап алу өчен генә түгел, партияне даими үстерү, аның сафларына мөмкин кадәр күбрәк тарафдарлар, төпле, максатка омтылышлы, гамьле яшьләрне җәлеп итү өчен дә кирәк”, – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.

“Партия яңартыла һәм битараф булмаган, акыллы, лаеклы кешеләрне үзенә җәлеп итә. Шул исәптән “Лидеры России” кадрлар резервында, партиянең “Федераль ПолитСтартап”ында катнашучыларны, Гомумроссия халык фронтындагы иптәшләребезне дә”, – дип билгеләп үткән Дмитрий Медведев.
Владимир Путин басым ясап әйткәнчә, башлангыч тавыш бирүдә кешеләрдән алынган тәкъдимнәр – праймеризда җиңүчеләргә, тулаем “Бердәм Россия”гә алга таба эшләү өчен нигез булып тора.
“Кешеләр һәр көн саен үзләрен борчып килгән проблемалары белән уртаклашты. Тәкъдимнәр, теләкләр булды. Аларны тормышка ашыруга бөтен партия җавап бирәчәк. Алга таба эшчәнлек өчен нигез бу. Шул исәптән партия программасын әзерләү өчен”, – дигән Президент.

Сайлау алды программасы проекты 19 июньдә партия съездында расланылачак, шуннан соң төбәкләрдә җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарылачак.

Президент җиңүчеләргә хәер-фатихасын биреп, югары дәрәҗәдәге ышанычны аклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләрен теләде.


Фикер өстәү