Келәмдәге тапларны бетерү буенча ЛАЙФХАК

Бүлмә күрке булган келәм, паласларның табын бетерү аһ-һай авыр! Дөрес, бүген аларны заманча чистарткыч чаралар ярдәмендә дә тиз арада ялт иттерергә мөмкин. Алар кул астында булмаса, ни эшләргә? Андый очраклар өчен берничә гади генә ысулны белеп тору комачау итмәс.

Сода. Ул сок, морс кебек эчемлекләр түгелгәч пәйда булган яңа тапларны яхшы бетерә. Сода келәмдәге тапларны бетереп кенә калмыйча, андагы начар исләрне юкка чыгаруы белән дә игътибарга лаек. Моның өчен яңа пәйда булган тапка, калын итеп сода сибеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Соңрак аны тузан суырткыч белән суыртып аласы булачак. Сода урынына крахмал яки тоз куллансаң да була.

Нашатырь спирты келәмгә шактый сеңәргә өлгергән иске тапларны юкка чыгара. Әмма аны ачык төстәге келәмнәр өчен генә файдалану хәерле. Ник дигәндә, караңгы төстәге келәм аның тәэсирендә төссезләнрегә мөмкин. Келәмдәге иске таптан котылу өчен, түбәндәге эремәне ясарга киңәш ителә. Ярты литр суга бер чәй кашыгы кер юу порошогы, 10 мл нашатырь спирты салып, таплы урынны яхшылап ышкырга кирәк. Соңрак аны коры чүпрәк яки салфетка белән сөртеп алырга онытмагыз. Нашатырь спирты белән чистартылган келәмнең берничә сәгать дәвамында озаклап кибәчәгенә әзер торыгыз. Әмма аны тизрәк киптерү өчен ниндидер өстәмә чаралар кулланырга кирәкми. Ник дигәндә, спирт кибү дәвамында да келәмдәге тап, пычракларны чыгарачак.

Водород перекисе. Бу ысул да келәмгә сеңгән иске тапларны юкка чыгару өчен кулланыла. Келәмнең нинди төстә булуы мөһим түгел. Таплардан котылу өчен ярты стакан водород перекисена 2 аш кашыгы сода салып, эреп беткәнче болгатырга кирәк. Катнашманы пульверизаторлы шешәгә салып, келәмдәге таплы урынга сиптерәсе булачак. Берничә минуттан катнашма сиптерелгән урынны микрофибра тастымал ярдәмендә сөртеп алырга кирәк.


Фикер өстәү