Балалар балконнан су тутырылган шешә ташлап, бер малайның умырткасын сындырган

Барнаулда балалар су тутырылган пластик шешәне балконан атып шаярышкан булганнар. Әлеге шаяру күңелсез тәмамланган. Шешә 11 яшьлек малай өстенә төшкән. Бу хакта Риа Новости хәбәр итте.

Балалар биш литрлы пластик шешәгә су тутырып 15нче каттан ташлаганнар. Ул үтеп баручы малай өстенә төшеп, аның умыртка баганасын сындырган. Зыян күрүче ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү