Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ның двигательләр заводында булды

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ның двигательләр заводында булды.

Предприятие двигательләр һәм көч агрегатлары җитештерү буенча Россиядә иң зур производстволарның берсе булып тора. Бүген заводта КАМАЗ автомобильләре өчен елына 60 мең V8 двигателе һәм V8 көч агрегаты, шулай ук елына 12 мең P6 двигателе җитештерелә.

Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов 12 литрлы, 6 цилиндрлы двигатель җыю конвейеры янына аерым тукталды. Җыю процессы махсус система нигезендә контрольдә тотыла. Хезмәткәр эш барышында ялгышкан очракта, система двигательгә тасмадан алга “бару” (алга таба җыю өчен) мөмкинлеге бирми. Шулай итеп, продукция бракка чыкмыйча кала.


Фикер өстәү