Марат Кәбиров: «Бу хәтле сүзләргә үлгән кеше дә кабереннән чыгып талаша башлар иде»

Менә мин шәһәрдә яшим дә авылны сагынып кайтам. Юк, авылны гына түгел, туган ягымны. Бу төбәктә яшәгән кешеләрнең барысы да миңа туган кебек тоела. Якташларымны кайда гына очратсам да, кулдан килгәнчә хөрмәт күрсәтергә, ярдәм итәргә тырышам.  

Алар да шулай. Чит якларда очрашкач, без үзебезнең якташлыкны аңлыйбыз. Туганнар кебек тоелабыз. Бәлки, чынлап та шулайдыр инде ул. Әниләребез төрле булса да, туган җиребез бер бит. Туган җир берләштерәдер. Туган итәдер.

Авылга кайтканда да миндә шул туганлык тойгысы бетми. Һәрбер кешесе, һәр үләне якын булып тоела. Барысы да – минекеләр. Бөтен яхшылыклары, гөнаһка тиңләрлек шуклыклары, өстенлекләре, кимчелекләре белән. Мин аларны ниндидер катлауларга, теге-бу сыйфатларына карап бәяләмим. Алар минем туганнарым кебек. Барысына да язмышымның бер өлеше итеп карыйм. Үзем дә аларның барлык сыйфатларын җыеп дөньяга таратамдыр кебек тоела. Бәлки, чынлап та шулайдыр инде ул. Югыйсә бу тиклем күренешләрне, фикерләрне, хис-кичерешләрне бер мин генә яза алмас идем. Туып үскән җиремнең кеше күзенә бик чалынмый торган ниндидер тамырлары, бәлки, минем аша үтәдер. Бөтен иҗатымны шулар тукландырып, баетып торадыр. Шулай булмаса, мин күпкә сайрак, фәкыйрьрәк булыр идем. Бу үз-үземә соклану түгел, ә якташларыма, туган җиремә булган рәхмәтем. Кайбер затларның рәхмәте дә соклану кебек яңгырый бит инде ул.

Менә мин туган ягыма кайтам. Барысы да туганнарым дип уйлыйм. Чынлап та шулай. Боларның кайсы белән генә дөньяның кайсы почмагында гына очрашсак та, бездән якынрак кеше табылмас иде. Тик без дөньяның ниндидер почмагында түгел. Без үзебезнең туган җиребездә… Фикеремнең кайда юнәлгәнен хәзер менә сөйләп күрсәтәм.

Бездән ерак түгел генә яшәгән Гали белән Вәли, әйтик, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, яки Америкада очрашсалар: «О, туганкаем, син дә мондамыни? Хәлләрең ничек?» — дип берсен-берсе кочаклап алырлар иде. Берәрсенең хәле мөшкел булса, икенчесе ярдәмгә килер, аңа соңгы акчасын чыгарып салыр, соңгы кабым икмәген бүлеп бирер иде. Алар шулай бер-берсенә таяныч-терәк булып, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарлар иде. Чөнки… Якташлык — зур көч, ул туган җир белән ныгытылган, ана сөте белән җылытылган. Туган җир ул – ТУГАН дигән сүздән.

Чит илдә булсалар шулай. Ә үз җиреңдә… Әле менә бәрәңге бакчасында пыр тузышып талашып яталар. Сәбәбен мин бик аңлап җитәлмәдем. Вәли Галинең бакчасына бер карыш кергәнме, Гали Вәлинекенәме… Тик кемдер кемнеңдер җирен бозган. Юк, анда хәтта бер төп бәрәңге дә утыртырлык түгел, бер карыш бит инде. Чүп үсә анда барыбер. Ләкин эш анда түгел. Эш күршенең синең җиргә басып керүендә! Мондый хәлләр хәтта дөнья тарихында да бик еш булып тормый. Кырык беренче елда Гитлер Сталин җиренә басып кергән һәм менә быел Гали Вәлинең җиренә. Тарихта да сирәк була торган вакыйга бу! Вәт менә талашалар… Кәтмәннәр күтәрешә башлагач, мин бөтен тирә-якка таралырлык кызык булмасмы дип көткән идем. Хәзер шулай бит инде, берәрсе кемнедер бәреп үтерә икән, кызык була — гәзитләргә язалар, халык егылып ятып укый, авторга популярлык килә. Тик аңа ук барып җитмәде, хатыннары аерды.

Хатыннарның бөеклегенә мәдхия укый-укый арырак китсәм, кемнеңдер чырылдаганы ишетелде. Бер ханым тавык куып йөри икән. Дөньядагы бер сүзне дә калдырмый инде. Сиптерә генә. Юк тавыкны тиргәми ул, кош-корт асраган күрше хатынын сүгә.

Бу хәтле сүзләргә үлгән кеше дә кабереннән чыгып талаша башлар иде. Күрше хатыны да чыкты. Ул да талашу осталыгыннан мәхрүм түгел икән, тетә генә. Мин кечкенә чагымнан ук сыер савыучылар арасында йөреп чарланган кеше булсам да, боларның талашуын сокланып тыңлап тордым. Менә ул халыкның тел байлыгы кайда!

Менә шундый күренешләргә тап булып, халкыбызның тел хәзинәләренә сокланып йөри торгач, кинәт нидер булды… Юк, җир убылмады… Тик нәрсәдер мине бөтенләй башка яссылыкка күчереп куйды. Ә ул яссылыкта сәер генә елмаеп бер сорау басып тора иде. Ул сорауны мин сезгә дә җиткерәм инде.

Бер төбәктә, бер авылда, бер урамда яшәүче кешеләр үзләренең якташ икәнлеген аңлый алмый микәнни?

Марат Кәбиров

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү