Рульдә – Мишустин. Премьер-министрга Чаллыда яңа йөк автомбильләрен күрсәттеләр

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга сәфәр кылды. Ул Татарстан Президенты белән КамАЗның җитештерү предприятиеләрендә, фәнни-техник үзәктә булды. Киңәшмәдә исә автомобиль сәнәгатенең киләчәге турында сөйләштеләр.

Чаллыга килгәч, Михаил Мишустин беренче эш итеп двигательләр заводының эшчәнлеге белән танышты. Хәзерге вакытта завод елына 60 мең V8 двигателе һәм 12 мең Р6 двигателе җитештерә. Премьер двигательләр үрнәкләрен һәм конструкторларның яңа эшләнмәләрен карады. Бер агрегатны хәтта үз куллары белән җыюда катнашты.

Хөкүмәт Рәисенә КамАЗның конструкторлык хезмәтләре эшләгән Р6 двигателен күрсәттеләр. Бүгенгә бу – чит илләрнең эшләнмәләре белән көндәшлеккә әзер булган, Россиядәге иң заманча дизель двигателе. К5 семьялыгына керүче автомобильләргә шушы мотор урнаштырыла. Җыю процессы махсус система нигезендә контрольдә тотыла. Хезмәткәр эш барышында ялгышкан очракта, система двигательгә тасмадан алга «бару» (алга таба җыю өчен) мөмкинлеге бирми. Шулай итеп, продукция бракка әйләнмичә кала.

Михаил Мишустин производствоны автоматлаштыру дәрәҗәсен, яшь коллективның һөнәри осталыгын һәм КамАЗны экспортлау мөмкинлекләрен югары бәяләде. Хөкүмәт Рәисе шулай ук предприятиенең экологияне кайгыртуын аерым билгеләп үтте. «Сезнең «яшел икътисад» инде 50 метр ераклыкта йортлар төзү мөмкинлеге бирә. Биредә барлык нормативлар бик төгәл үтәлә», – диде ул.

Шуннан соң Хөкүмәт Рәисе инновацион электр транспортының яңа моделен – аеруча зур класслы, түбән идәнле «гармошка»-электробусны карады. «КамАЗ-6292» электробусы 2018 елдан бирле Мәскәүгә җибәрелеп килүче «КамАЗ-6282» электробусыннан файдалану тәҗрибәсеннән чыгып проектланган. «Гармошка»лар киләсе елдан серияләп җитештерелә башлаячак.

Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов яңа электробусның уңайлыгын шәхсән бәяләде – кабина каркаслары заводына «гармошка»га утырып килде. Хөкүмәт башлыгы Татарстан Президенты белән бергә биредә 3 цехтан: буяу, эретеп ябыштыру һәм логистика цехларыннан торучы производство мәйданчыгын карады.

Премьер-министр автомобиль заводында төп җыю конвейерлары эше белән танышты. Конвейерларның озынлыгы 700 метрга җитә, бер үк вакытта 54 автомобиль җыела. Бер машина җыюга 3,5 сәгать китә. 5–6 мин саен конвейердан яңа машина чыга. Фәнни-техник үзәк полигонында исә Михаил Мишустин йөк машинасын үзе йөртеп карады.

Соңыннан Хөкүмәт башлыгы «КамАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте дирекциясендә эшлекле киңәшмә уздырды. Аның белдерүенчә, быел беренче дүрт айда КамАЗда йөк машиналары җитештерү 40 процентка диярлек арткан. «Президент һәм Хөкүмәт автомобиль сәнәгатенә актив төстә ярдәм итеп килә, – диде Премьер-министр. – Ярдәм нәтиҗәләре КамАЗ предприятиеләре эшендә бик әйбәт күренә. КамАЗ, һичшиксез, бу өлкәдә лидер булып тора һәм экспорт мөмкинлекләрен җитди төстә киңәйтә».
Михаил Мишустин әйтүенчә, автосәнәгать, күп кенә башка тармаклар кебек үк, кабат аякка басып килә. «Халык – җиңел автомобильләр, оешмалар – йөк, төзелеш техникасы һәм коммуналь техника сатып ала. Автосәнәгать эшчәнлегенә башка тармаклар да бәйле. Халыкның мәшгульлеген үстерүгә, технологияләрне яңарту, яңа технологияләр пәйда булуга йогынты ясый», – диде Премьер.

Аның әйтүенчә, автомобиль сәнәгатенә ярдәм итү өчен өч махсус программа – ташламалы кредитлау, ташламалы лизинг һәм газ-мотор техникасын субсидияләү программалары тормышка ашырыла. «Россиядә якынча һәр 11 яңа машинаның берсе шушы чаралар ярдәмендә сатыла. Быел гыйнвар – апрель айларында 581 мең машинадан 54 меңе өч кызыксындыру программасы нигезендә сатылган», – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин һәм КамАЗның да зур ярдәм алып килүен өстәде.

Киләчәктә исә автомобиль сәнәгатен яңа сынау көтә. Анысы экологик таләпләр арту белән бәйле. Җитештерүчеләргә әнә шуны исәпкә алып эшләргә туры киләчәк.


Фикер өстәү