Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә: «Сез безгә терәк»

Россия төбәкләреннән килгән татар дин әһелләре форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дин кардәшләрне халык санын алуда актив катнашырга чакырды. Җанисәп октябрь аенда узачак.

— Татарстан өчен төбәкләрдәге дин әһелләре һәрвакыт татар телен һәм динне саклау мәсьәләләрендә ныклы таяныч, терәк булды, шуңа күрә дин әһелләре халык санын алуда актив катнашырга тиеш. Быел безгә ныклап эшләргә кирәк. Алда — җанисәп. Без барыбыз да үз милләтебезнең ватанпәрвәре. Һәр татар татар булып язылырга тиеш. Сез безнең өчен гел терәк. Һәркайсыбыз үз халкының киләчәге хакында уйлана. Тел, дин булмаса, милләт тә булмаячак. Бу бездән кала берәүгә дә кирәкми. Шуңа да ватанпәрвәр булуыгыз өчен рәхмәт, — диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү