Балаларга түләүләр буенча яңа кагыйдәләр гаиләләрне пособиеләреннән мәхрүм итмәячәк

Гаилә яңа кагыйдәләр таләпләренә туры килмәгән очракта да акча алачак

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, балаларга пособиеләр билгеләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керү сәбәпле, бүгенгәчә бу акчаны алып килүче гаиләләрне тынычландырган: аларга барыбер түлиячәкләр.

Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, пособиеләрдән беркем дә мәхрүм ителми. Гаилә акча ала икән, аны ул пособие билгеләнгән вакыт тәмамланганчы алуын дәвам итәчәк. “Пособие алып килүче гаилә яңадан исәпләтү өчен мөрәҗәгать итеп, тикшерү вакытында аның яңа таләпләргә туры килмәве ачыкланса, ата-ана пособие билгеләнгән вакыт тәмамланганчы аны алачак”, – дип яза ТАСС, Хезмәт һәм социаль яклау хәбәренә таянып.

Исегезгә төшерәбез: аз керемле гаиләдәге 3-7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү шартлары үзгәрде: элегрәк түләү җан башына туры килә торган керем төбәктә җан башына яшәү минимумыннан артмаган очракта билгеләнә иде. Яңа кагыйдәләр буенча җан башына туры килә торган керем генә түгел, бәлки гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеше дә исәпкә алына.


Фикер өстәү