Кафе-рестораннарның һәр хезмәткәре прививка ясатырга тиеш

Хастаханә, бакча, сәүдә үзәкләрендә… Хәзер инде метрода да. Коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату урыннары тагын тугызга артты. Максат бер – көзгә Татарстанда халыкның 60 проценты авырудан сакланган булырга тиеш. Әлегә бу күрсәткеч 12,4 процент кына.

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 31 кеше коронавирус йоктырган. Саннар һаман шул 30 тирәсендә йөри.

– Безне әлеге санның инде ике ай дәвамында үзгәрмәве бик борчый. Апрель –май айларында көн саен уртача 33–34 яңа очрак ачыкланды. Әлегә Татарстанда коронавирустан прививка ясатмаучылар байтак, шуңа да бу саннар тагын әле күпмедер вакыт дәвамында үзгәрмәячәк, – дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Татарстанда 32 кешедә Британия штаммы ачыкланган. Аларның берсе дә республикадан читкә чыгып йөрмәгән. Сүз уңаеннан, аэропортларда да тикшерү эшләре туктап тормый: узган тәүлектә тагын 3212 пассажир күзәтү узган. Бәхеткә, араларында читтән авыру кертүчеләр юк.

Марина Патяшина яңарак кына төгәлләнгән уку елына да нәтиҗә ясады. Узган ел эчендә Татарстанның белем бирү оешмаларында 588 кеше коронавирус йоктырган, шуларның 155е – укучы, 189ы – студент һәм 244е – укытучы.

– Хәзер инде балаларның җәйге ял чоры башланды. Быел 180 меңнән артык баланың ялын яңа дуслары белән үткәрү мөмкинлеге бар. Узган ел пандемиягә бәйле рәвештә, ял үзәкләренең нибары яртысын гына  тулыландырырга рөхсәт ителде. Быел 75 процентка тутырырга ярый. Әмма кисәтәбез: Татарстанның бер генә балалар лагере да санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка эшли башламаячак, – диде Патяшина.

Җәмәгать туклану урыннары белән дә шул ук хәл. Аларга төнлә дә эшләргә рөхсәт ителде, әмма әлегә бер генә кафе-ресторан да бу мөмкинлектән файдалана алмый.

– Төнлә эшләргә җыенучы оешмаларның һәр хезмәткәре прививка ясатырга, медицина белешмәсе һәм бездән рөхсәт алырга тиеш. Шул очракта гына төнге 12дән иртәнге 6га кадәр эшләү рөхсәт ителәчәк. Әлегә бездән берәү дә рөхсәт алмады, – дип аңлатты Марина Патяшина.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков та медицина оешмаларында вазгыятьнең тотрыклы булуын искәртте:

– Узган тәүлектә коронавирусны тагын 29 кеше җиңде. Атна дәвамында терелүчеләрнең 317нчесе ул. Терелүчеләрнең гомуми саны 18661 кешегә җитте. Прививка ясатучылар саны да әкренләп үзгәрә. Хәзер бу сан 385 меңнән артып китте. Шуларның 270 меңе прививканың икенче дозасын да алды, – дип сөйләде ул.

Жаворонков Казанда метро станцияләре янында эшләүче вакцинация пунктлары турында да сөйләде. Алар 7.30 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Моннан тыш, мондый пунктларда вакцинаның икенче дозасын алу да каралган. Прививка ясату өчен паспорт һәм СНИЛС күрсәтү дә җитә. Гомумән алганда, Татарстанда барлыгы 153 урында прививка ясатырга мөмкин.

 


Фикер өстәү