Татарстанда 24 комлыкның нибары 7се генә ачыла

Татарстанда 24 комлыкның нибары җидесе генә санитар-эпидемиологик белешмә алуга ирешкән әле. Шулай итеп, Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, Түбән Кама, Яшел Үзән, Зәй, Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, Лаеш комлыкларын ачарга рөхсәт бирелгән. Бары тик шушы белешмә булганда гына пляжда кызынырга, су коенырга мөмкин. Документ коену-кызыну урынының кешеләр сәламәтлегенә зыянсыз булуын дәлилли.

Республикада барлыгы 24 комлыкны эшкә җигү планлаштырыла. Аларның бишесе – Казанда. Болар – «Локомотив», «Нижнее Заречье», «Комсомольский», «Глубокое» һәм Зур Аккош күлләре комлыклары. Тагын 12се районнарда урнашкан.

Исегезгә төшерәбез: 1 июньнән рәсми төстә коену сезоны башланды. Әмма рөхсәт бирелмәгән пляжларда ял итү сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.

 

 

 


Фикер өстәү