Рузанна Хәбибуллина: «Театр  ул – минем тормышым! Мин шунда эшлим, яшим»

Театр кавыштырган парларның саны ишәйгәннән-ишәя. Кариев театры артистлары Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар – шундыйлардан. Театр дип янып йөрүче яшьләрнең  хәлләрен белештек.

 Илназны беренче күрүдә үк ошаттыңмы? Аның белән гаилә корырмын  дигән уең бар идеме?

– Илназ, мине күргәч, шулай дип уйлаган. Бер күрүдә ошаткан. Ә мин аны тәүге тапкыр күргәндә ниләр уйлаганымны хәтерләмим. Театр училищесына укырга керергә килгәндә, булачак курсташларым барысы да бер-берсен белә иде.  Ә мин – Свердлау өлкәсеннән, һәммәсе минем өчен ят, шуңа хәтерләмимдер инде.

– Күпме очрашып йөрдегез?

– Дүрт ел буе бергә укыдык та, укуның соңгы айларында гына очрашып йөри башладык. Берзаман мәхәббәт уянды бит! Тәкъдимне озак көтәргә туры килмәде: чыгарылыш кичәсендә Илназ бөтен кеше алдында кулымны сорады. Мин: «Риза!» – дидем. Әти-әниләребез дә шунда иде ул көнне, шаккаттылар, әлбәттә.  Әти, ишеткәч, урындыгыннан егылып төшә язган. Ул чакта очрашып йөрүебез турында да белмиләр иде. Шунда ук, бер җыелган чакта дип, никах көнен дә билгеләгән алар. Без бәйрәм иткән арада, хәл итеп куйганнар. Без дә каршы килмәдек.

Өйләнешкәч, мөнәсәбәтләрегез үзгәрмәдеме?

– Без ул турыда хәзер генә уйлана башладык әле. Бер-беребезгә карата булган мәхәббәтнең көннән-көн ныгуын, артуын әле генә сизә башладык. Үземнән чыгып әйтә алам: Илназга карата хәзер яратуым гына түгел, хөрмәтем дә бик күпкә артты. Аннан башка ничек яшәр идем икән?!

– Бәби көтүегезне белгәч, ниләр кичердегез? Илназ бу яңалыкны ничек кабул итте?  

Башта мин белдем бит инде, алдан сизендем дә кебек. Бер көн буе Илназга әйтми йөрдем, сюрприз ясарга уйладым. Икенче көнгә түзә алмадым, әйттем. Башта шок хәлендә калды, аннан утырдык та, шатлыктан икәүләп еладык.

– Бала тугач, иҗатта кыенлыклар булыр дип курыкмыйсызмы?

– Без инде яңа сезонда булачак спектакльләрдә катнашырбыз дип торабыз. Ә балабыз безнең белән булачак, театрда үсәр ул. Илназ белән бу турыда сөйләштек, килештек. Ярдәм итәргә әзер торучыларыбыз да бар. Бәлки, баламны кулга алгач, фикеремне үзгәртермен. Ләкин хәзергә шундый өметләр белән яшибез.

 Балагызның да театрны сайлавын теләр идегезме?

Һәр кеше үз юлын үзе сайларга тиеш. Ничек буласын алдан әйтеп булмый. Илназның бу сорауга җавабы тискәре, ә мин теләр идем.

Әни булырга әзерләнәсезме? Әллә хатын-кызда тоемлау булырга тиеш дип уйлыйсызмы?

Яшермим, минем дә, Илназның да бала карау мәсьәләсендә тәҗрибәбез юк. Ләкин аңа карап,  әзерләнәбез дип әйтә алмыйм. Балабыз безне әти-әни булырга үзе өйрәтер, Алла боерса!

Балагыз белән татарча сөйләшәчәксезме?

Әлбәттә! Башкача булырга мөмкинмени ул?!

Блиц-сораштыру:

– Иң яраткан спектакль?

– Мин барысын да яратам! Аның һәрберсе – минем «балам», ә балаларны аерып яратмыйлар.

– Ничә бала турында хыялланасыз?

– Өчне.

– Эшегездә иң кыен әйбер?

– Ашап алырга туктаганнан соң кире эшкә тотыну авыр. Йокы килә!

– Яшьләр өчен театр – яхшы эш урынымы?

– Дөресен генә әйткәндә, театр белән генә тормышны алып барырга кыенрак. Башка җирдән дә өстәмә эш эзләргә туры килә. Ләкин бу һөнәрне яратсаң, җаен табасың.

– Синең өчен театр  ул – …

– … тормышым! Мин шунда эшлим, яшим.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү