«Акча югалтуыбызның төп сәбәпчесе илнең финанс хакимиятләре түгелме соң?»

Үзәк банк «кара көн»гә акча саклау өчен киңәшләрен бирде. Авырып киткән очракта, эшсез калганда, көтелмәгән чыгымнар килеп чыккан очраклар өчен адәм балаларының күпмедер запас акча булдырырга омтылулары – бик табигый нәрсә. Үзен финанс регуляторы дип атаган акча басу станогының хуҗасы менә шул запас акчаны (хәзерге тел белән әйтсәк, финанс мендәрен) ничек булдырырга дигән киңәшләрен биргән.

Иң кызыгы шунда: ул киңәшләрне тотып, акчаны саклап булмый, котылгысыз рәвештә күпмедер югалтасың яисә бөтенләй малыңнан колак кагасың. Дөресен генә әйткәндә, нормаль финанс системасы булса, без акчаны караклардан гына саклар идек. Көн туган саен, инфляция казанында күпме акчабыз янар икән, дигән кайгы булмас иде. Ә болай төрле спекуляцияләр юлы белән булган байлыгыбызның бер өлешен булса да саклап калырга дигән мәшәкать белән үтә күпчелекнең көне. Кемнәрдер банк депозитына сала, кемнәрдер валюта алмаштырып уйный, күчемсез милек алып отмак булучылар да шактый, алтын коелмасы белән мавыгучылар да бар. Болай сумнарны саклау өчен иң яхшы инструмент алтын икән. 1998 елдан 2020 елга кадәр долларның рубльгә курсы 1000 процентка, ә алтын унциясенең бәясе 5500 процентка үскән ди финанс белгечләренең кәттәсе булган Георгий Ващенко. Әмма дә ләкин минем бу язмада сүзем акча саклау турында түгел иде әле.

Безнең барыбызның нәфес дигән сыйфаты бар бит инде. Нәфес байлыкның булуын, акчаның туктаусыз артуын тели, «акчаң күп булса, син бәхетле, барлык проблемаларыңны да хәл итә аласың» дип ышандыра. Әйтик, зур акча ияләрендә иртәгесе көнгә ышаныч була дип уйлыйбыз. Стресслар һәм депрессияләрдән дә интекмисең дигән дөреслеккә туры килми торган уй да яши. Әнә Үзәк банк та безне акча сакларга өйрәтеп, «кара көн»нең хәсрәтеннән сакламак була. Әмма безнең акча югалтуыбызның төп сәбәпчесе һәм «кара көн»нең төп гаеплесе шул Үзәк банк үзе һәм илнең финанс хакимиятләре түгелме соң? Шулар берни белән дә тәэмин ителмәгән акчалар басмаса һәм бер дә кирәкмәгәннән әҗәт тәгәрмәчен әйләндермәсә, сум – алтын нисбәте дистә еллар буе бер чамадарак торыр, ә без кулдагы акчаны саклау түгел, ә дөрес юллар белән ишәйтү турында гына уйлар идек. Хәсрәтебез һәм баш авыртуыбыз ким булыр иде ягъни.

Вәләкин без заманны сайлап ала алмыйбыз. Тәкъдирдә кайсы чорда яшәргә дип язылган булса, шул заманда яшәргә туры килә һәм бәхетле булу өчен дә шул заманның мөмкинлекләрен генә файдаланасың. Ә байлыкка омтылу, хәтта аңа ирешү дә кешене бәхетле итми. Нәфес исә безнең күңелгә бик бәхәсле фикерләр сала һәм аларның шикле яклары турында уйлатмаска тырыша. Хакимлек һәм зур акча безне проблемалардан азат итә дип алдый. Тик хакимлек һәм зур акча – үзләре зур проблема һәм зур бәхетсезлек чыганагы алар. Адәм баласы бары тик шулардан тулысынча азат һәм бәйсез булганда гына үзен бу дөнья бәхетен татучы итеп тоя ала.

Байлыкның бәхет китермәве турында дәлилләр һәм фактлар күп. Без исә аларны санап тормыйча гына көндәлек тормышыбызны анализлап килербез ул хакыйкатькә. Менә бу юлларның авторының моннан егерме биш – утыз еллар тирәсе вафат булган әтисен һәм әнисен бу дөньяга кайтарып, бүгенге тормышны күрсәтсәң, шик юктыр ки, алар: «Улым, син череп баегансың, без ирешү турында хыялланмаган да тормышка ирешкәнсең», – дип әйтәчәк. Барыбызның да моннан утыз – кырык ел элекке танышларыбыз бүгенге тормышка нәкъ шундый бәя бирәчәкләр. Без үзебез дә шик белдермибез: барыбыз да совет чорына караганда күпкә мулрак тормышта яшибез, әмма… Әмма халыкның күпчелеге өзелеп совет чорын – социализмны сагына хәзер. Менә әйтеп карагыз: бүгенге россиялеләрне байлыклары бәхетле итте, дип.

Байлык арткан саен, кешеләрнең үзләрен бәхетсезрәк итеп тоюның механизмы исә бик гади. Нәфес башкаларны узуны ярата. Югарырак менеп түбәнгә карасаң, үзеңне бәхетле тоячаксың дип ышандыра. Әмма чиге булмаган, финиш сызыгы сызылмаган узышу бу. Байлыкка ирешү өчен Израильгә күчеп киткән бер элекке россияле хатынның тормышы белән сурәтләп күрсәтик әле бу ярышның кешене никадәр бәхетсез итүен. «Мин ике бүлмәле фатир турында хыялландым», – дип сөйли ул. Шул хыялы белән йокларга яткан, шул хыялы белән уянган. Тәрәзәләргә нинди пәрдәләр эләсен, нинди җиһазлар сатып аласын – бөртегенә һәм бөтен нечкәлекләренә кадәр исәпләгән һәм күз алдына китергән. Израильдә сигез ел гид булып эшләп, ике түгел, өч бүмәле фатир алган. Аны үзе хыялланганча җиһазлаган. Һәм… үз сүзләре белән әйтсәк, төгәл өч секундка үзен бәхетле итеп тойган. «Тәрәзә пәрдәсен тигезләргә дип килдем дә күрше виллада мәҗлескә җыелучыларны, «Роллс-Ройс»ларның ничек итеп капкадан керүләрен күрдем», – ди ул. Өч бүлмәле фатир кыяфәтендәге бәхет шунда ук җимерелеп төшкән. Кыйммәтле фатир, затлы автомобиль рәвешендәге «бәхет» артыннан кууының тупикка алып бара торган юл икәнен аңлаган шуннан соң. Менә бүгенге кешеләрнең бәхетсезлеге һәм совет чорын сагынуының да сере шунда. Безнең кырык – илле ел элекке тормышыбызда байлык артыннан куып узышу юк иде. Матди яктан без күпкә фәкыйрьрәк идек, чиратларда күп теңкәләр корыды, әмма бәхет тойгысы көчлерәк иде.

Менә шул тойгыны бүгенге көнгә күчерү өчен булганына шөкер итәргә өйрәнү дә җитә. Тик без һаман да зур акча һәм хакимлек проблемаларны хәл итәргә булыша дип ялган фикердә адашабыз. Бу язманы язасы түгел идем мин. Иртән Пенза өлкәсенең элекке губернаторы Василий Бочкаревның кызы Натальяның тормышындагы проблемаларны хәл итүен сорап күрәзәчегә баруын һәм аңа 15 миллион (!!!) сум акча түләвен ишеткәч бер көлдем, бер еладым да, шушы тема туды. Менә бу юлларны укучыларның күбесе 15 миллионы булса, тормыштагы проблемаларны бик җиңел хәл итәрмен, дип уйлый бит инде. Наталья әнә шул акчасын шарлатанга биреп, үзенә бер яңа проблема гына өстәгән. Хәзер проблемалар йөге дә шул ук урында, акча да юк, сихерчене дә таба алмыйлар.

Бу тормыштан ләззәт алуның формуласы исә күплектә түгел, азлыкта. Һәрвакыт тәмле ашыйсың килсә, аз һәм сирәк аша. Сынап карагыз: көттереп ашаганда, искергән ипи сыныгы да шундый тәм ләззәте бирәчәк: баллы тортлар һәм чәкчәкләр бер читтә торсын. Тәннең тынычлыгы – аз ашауда, җанның тынычлыгы – гөнаһларның азлыгында, телнең тынычлыгы – аз сөйләшүдә, дип тик торганда гына әйтмәгән мөселман акыл ияләренең берсе. Тагын кабатлыйбыз: ләззәт – азлыкта. Проблемаларның бөтенләй булмавы – хакимлектән ерак торуда. Монысын да бер чын хикәят белән тасвирлыйк. Мисыр һәм Сүрия белән идарә итүгә ирешкән солтан Бәйбарс (монголлар явын тар-мар итүе белән атаклы мөселман полководецы) Дәмәшкъта кешеләрнең хокукын кыса торган фәрман бирә. Хокукы кимсетелгән халык, ярдәм сорап, имам Нәвавига бара. Нәвави исә күп уйлап тормый, солтанның әмерен тәнкыйтьләп аңа хат яза. Хатны укып ярсыган солтан имамны җәзаларга уйлый һәм: «Нәвавины вазыйфасыннан төшерегез, хезмәт хакын кисегез», – дигән әмер бирә. Ләкин: «Имамның вазыйфасы да юк, хезмәт хакы да түләнми», – дигән җавап ишетә. Бәйбарска, суынып, үз әмерләрен кире алудан башка чара калмый. Халык та аның золымыннан котыла, имам да югалтусыз үтә бу сынауны. Сүз уңаеннан искәртик: имам Нәвави тәүлеккә бер генә ашап, ризык ләззәте алып яши торган булган.

Миллионнар проблеманы хәл итмиләр, күп очракта аны тудыралар гына. Бары тик хәләл булган очракта һәм тиешле урыннарда тотылганда гына алар файда китерә ала адәм баласына. Әйтәләр бит инде: «Байлык – яхшы кол, әмма начар хуҗа», – дип. Узыша башладымы, адәм баласы байлыкка коллыкка төшә. Ә колның бәхетле булганын кемнең кайчан күргәне бар?

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү