Өч кеше һәлак булган автомобиль руле артында 16 яшьлек яшүсмер булган

Югары Ослан районының Ключищи авылы янында кюветка очкан автомобиль руле артында 16 яшьлек укучы булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яшүсмер идарә иткән машина зур тизлектә юл читенә чыгып, киртәгә килеп керә. Шуннан соң автомобиль каршы полосага чыгып китә, анда инде башка киртәгә килеп бәрелә, һәм юлдан кюветка оча.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 15 яшьлек машина йөртүче һәм 19 яшьлек ике кыз пассажир урында вафат булган, тагын 19 һәм 20 яшьлек ике кеше 7 нче номерлы больницага китерелгән. ЮХИДИ әлеге факт буенча тикшерү оештырган, автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең барлык детальләрен ачыклыйлар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү