Татарстан юлындагы һәлакәттә 3 яшүсмер үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды

15 яшьлек малай һәм ике кызының юл һәлакәтендә үлеменнән соң Татарстанда хокуксыз машина белән идарә итү һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, яшьләр Югары Ослан районындагы «21 гасыр» бакчачылык ширкәтендә туган көн уздырып, спиртлы эчемлекләр кулланганнар.

Аннары яшьләрнең берсе Datsun On-Do машинасын рөхсәтсез алып, руль артына утырган. Аннары Казан – Ульяновск – Ключищи трассасына чыккан. Рульдәге яшүсмер идарәне югалткан һәм нәтиҗәдә 3 яшүсмер, шул исәптән, машинаны йөртүче дә һәлак булган.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү