175нче гимназиядәге атыш вакытында зыян күргән тагын бер бала хастаханәдән чыгарылган

Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында зыян күргән тагын бер укучы  Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарылды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика балалар клиник хастаханәсе стационарында ике пациент дәвалануын дәвам итә, берсен чыгардылар», — диелә хәбәрдә.

Табиблар хастаханәдә калган башка балаларның хәлен тотрыклы дип бәяли.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә,  федераль клиникаларда җиде кеше (4се — балалар, 6 се — олылар) дәвалануын дәвам итә. Мәскәү клиникасында дәваланучы бер кыз өенә чыгарылган.


Фикер өстәү