Импортны алыштырыргамы, тыяргамы?

Соңгы елларда һәм бигрәк тә айларда глобаль капитализмның күп кенә атрибутлары юкка чыгып, илләр арасында багланышлар кими башлавы нык күзгә ташлана.

Әле кайчан гына Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасы дигән халыкара структурага эләгү өчен ниләр генә эшләмәгән иде. Ирекле сәүдә символы булган ул оешма товарларның дөнья базарлары буйлап иркен йөрешен тәэмин итүне үз өстенә ала һәм экспортның үсешен (димәк, икътисад үсешен дә) вәгъдә итә иде. Без өйләнешкәч, төн кыскарды дигән шикелле, Россия БСОга керүгә элекке ирекле сәүдә принциплары онытыла башлады, үзара санкцияләр алмашу, валюта һәм сәүдә сугышлары мәйданга чыкты. Кайчан гына макталган глобальләшү дигән сүз яңгырамый инде. БСО һәм аның кагыйдәләре дә искә алынмый. БСО дигән татарча аббревиатураны без бөтенләй башкача таркатабыз: Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы, дибез. Менә бу соңгысы дөньякүләм яңа кагыйдәләр урнаштыру белән мәшгуль: чикләр ябыла, мәдәни һәм икътисади багланышлар өзелә, илләр үз эчләренә бикләнәләр. Боларга COVID – 19 гына гаепле микән әле, уйлап карыйсы бар. Пандемиягә кадәр үк АКШ – Кытай арасында зур сәүдә сугышы купкан иде, безнең санкция исемлегенә эләккән азык-төлекне трактор көпчәкләре астында изә-сыта башлавыбызга да берничә ел инде.

Киләчәктә глобальләшү чорын без тарих дәреслекләреннән генә укып белербез, мөгаен. Базарларны якынайтып, бәяләрне түбән төшергән сәясәт урынына үзара ерагаю, бер-береңнән читләшү көн тәртибенә баса бара. Дөньякүләм бәяләр күтәрелеше парад төсен ала, инфляция бер генә халыкны да аямый хәзер. Импортны алыштыру программасы бер Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә бар. Әйтик, төрекләр аны уңышлы гына тормышка ашыралар: яңа технологик товарларны үзләрендә җитештерүне һәм хәтта экспортка сатуны җайга салып киләләр.

Әйдәгез таныйк: импортны алыштыру начар нәрсә түгел ул үзе. Яңа технологик эш урыннары барлыкка китерә, икътисадны яңа баскычка күтәрә. Без Кытайны бөтендөнья фабрикасы дип атарга күнектек соңгы елларда. Янәсе бар нәрсәне дә Кытай җитештерә, арзанлы да була, соңгы вакытта сыйфатына да алай тел-теш тидерерлек түгел кебек иде. Әмма бар нәрсәне Күк асты иленнән китерткәч, акча каян алабыз соң? Үзебезнең завод-фабрикаларны ябып бетергәч, кул кушырып утыра башлагач, акчаны ничек эшлибез? Бу бер Россия проблемасы гына түгел, Европада да, Америкада да зыян күрәләр аннан. Кытай товарларына пошлина кертү сәясәтен Трамп тиктомалдан гына башламады. Кызык ягы шунда: Америка бит Кытайга безгә товар сатасыгыз килсә, безнең газны һәм нефтьне сатып алыгыз дигән таләпләр куйды. Кайчандыр Россияне «бензоколонка» дип атаган ил үзе «бензоколонка»га әверелә башлады ягъни. Глобальләшү шартларында зур державаның чимал кушылдыгына әверелүе бик тиз икәнен күрсәтә бу факт. Милли дәүләтләрнең чит ил товарларыннан качып, үзләрендә товар җитештерүне җайга салырга тырышлык күрсәтүләре бик табигый рәвештә аңлашыла. Ләкин импортны алыштыруның ысулын сайлаганда, дәүләтләр бер-берсеннән аерылалар. Трамп, мәсәлән, Америкада салымнарны киметте. Үз бизнесың нидер җитештерсен дисәң, бу – бердәнбер ышанычлы юл. Салым никадәр кимрәк, җитештерү шулкадәр зуррак. Бу – аксиома, аңа төшенү өчен икътисад факультеты тәмамлау кирәкми. Кытай салымнары түбән, эшче көчләре арзан булганга күрә «дөнья фабрикасы»на әверелде.

Россия импортка каршы башка ысуллар белән көрәшергә омтыла башлады соңгы вакытта. Аны алыштыру урынына чит ил товарларын тыю күбрәк гамәлгә кертелә. Аңлашыла инде: үз җитештерүчеләрең өчен уңай шартлар тудырмасаң, алыштыру урынына дефицит пәйда була. Бәяләр күтәрелә. Бензин мисалында ачык күренә бу. Чит илдән ягулык кертүне тыю күпләп бензин сату бәяләрен күккә чөйде. Мотор ягулыгы җитештерү артмады никтер. Туризм мисалында да күзәтергә була бу хәлне. Гражданнарның чит илдә ял итү мөмкинлеген бетерү үзебезнең курортларны бәяләре ягыннан буй җитмәслек югарылыкка күтәрде. Федераль хөкүмәттә тыю сәясәтен кагыйдә итәргә җыеналар. Үткән атнада гына вице-премьер Дмитрий Чернышенко (Хөкүмәттә туризим, культура, спорт өчен җавап бирә): «Ни өчендер 20 ел элек безнең әтиләр-әниләр, пропагандага бирелеп, чит илгә йөри башладылар», – диде. Безнең туристларның чит илләрдә 35 миллиард доллар акча калдыруларына борчыла вице-премьер, үзебездә сәяхәт иттерергә күнектерергә кирәк, дип әйтәсе килә. Бездә туризим индустриясен кызыгырлык итеп көйләсәң, валюта да үзебездә калыр, яңа эш урыннары да барлыкка килер төсле. Беренче карашка. Ләкин тормыш чынбарлыгы алай булмый ул. Туризмны үстерәбез дип, бик күп бюджет акчасын кешбэклар кертеп, субсидияләр биреп, суга салырга була, әмма көндәшлектән башка бернигә дә ирешелмәячәк. Бик начар хезмәт күрсәтүгә корылган кунакханәләр, тупас һәм кешелексез персонал, бәяләрнең бик югары булуы һәм башка уңайсызлыклар котылгысыз рәвештә безне көтә. «Тимер пәрдә»не төшереп, патриотизм тәрбияләп булмый, үз илеңә карата начар фикер, читләргә кызыгу гына тудырып була. Совет чорында бер үттек инде без моны. Көнбатышка кызыгу, совет иленнән гайрәт чигү, төрле комплекслардан интегү, совет кешесе икенче сортлы дигән фикергә күнегеп, үз-үзебезне кимсетү.

Импорт товарлар кертүне чикләү дә шуңа ук китерә. Үзебездә җитештерелгәннең төс-кыяфәте югала, сыйфаты начарая, ахырда шул ук читнекенә кызыгу барлыкка килә. Контрабанда товарларның «кара базар»ы эшли башлый. Илнең үз халкы алдында абруе төшә, «тимер пәрдә»нең теге ягы идеаллаштырыла башлый. Тыю, һәрвакытта да кызыгу тудыра. Франциядә халыкны бәрәңге үстерергә күндерә алмагач, нишләгәннәр әле? Бәрәңге басуына сакчылар куйганнар. Халык сак астындагы басудан урлап үзе бәрәңге үстерә башлаган.

12 май көнне ЛДПРның Дәүләт Думасындагы депутаты Гаврил Парахин Мишустин Хөкүмәтенә чит илгә чыгуга совет чорындагы кебек тыю кертү турында мөрәҗәгать белән чыккан икән. Әле ярый Хөкүмәт Рәисе бу идеяне: «Гражданнарның хәрәкәт итү иреген чикләү, мөгаен, дөрес юл түгелдер», – дип кире каккан. Ә бит чит ил туристларын Россиягә агыла торган итеп тә чишеп була мәсьәләне. Валюта да Россиягә керә, илнең абруе да үсә. Тик болар өчен бик күп эшләргә, иҗади фикерләргә күнегергә кирәк шул.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү