Алар аермачык күзгә ташланмый. Әмма организмыбыздагы күп үзгәрешләр, сәламәтлегебез, нигездә, аларның көйле эшләвенә бәйле. Хәтта елавыбыз, шатлануыбыз, ачулануыбыз белән дә без аларга – гормоннарга рәхмәтле. Алар көйле эшләсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-эндокринолог Динара Таюпова белән шул хакта сөйләштек.
.
– Динара Салиховна, яшерен-батырын түгел, берәр сорау туса, җавапны тизрәк интернеттан эзли башлыйбыз. Әйтик, шул ук чәч коелу, биткә бетчә чыгу, арыганлык сәбәпләрен эзләгәндә, «организмның гормональ фоны бозылган» дигән сүзләр күзгә ташлана. Бу нәрсә дигән сүз?
– Медицинада гормональ фон дигән төшенчә юк. Кеше организмы миллиардлаган күзәнәктән торучы зур җитештерү цехын хәтерләткән завод кебек. Андагы цехларны гормоннар дип күз алдына китерик. Аларның һәркайсы организмда билгеле бер функция башкара. Гормоннар йөрәк эшчәнлеген, матдәләр алмашын контрольдә тотудан башлап, шатлану, борчылу, ачулану кебек барлык хис-кичерешләребез өчен җавап бирә. Һәр гормон тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бүленеп чыга. Бу күренеш импульс секрециясе дип атала. Организм белән бар да тәртиптә булса, гормоннар күпме кирәк – шулкадәр күләмдә бүленеп чыга. Хилафлыклар булган очракта бу процесс бозыла. Әмма әлеге күренешне гормональ фон бозылу дип атау дөрес түгел. Бу – конкрет авыру һәм аны вакытында ачыклап, кичекмәстән дәваларга кирәк.
– Эндокрин системасы белән бәйле авыруларны нинди билгеләр буенча ачыклап була?
– Аларның билгеләре күп төрле булырга мөмкин. Бер билге берьюлы берничә авыру турында кисәтә ала. Әйтик, калкансыман биз начар эшләгәндә күзәтелгән апатия, арыганлык анемия, шикәр чире вакытында да сиздерергә мөмкин. Биттәге бетчә, сыткылар (акне) белән дә шул ук хәл. Алар күкәйлек поликистозы вакытында да, начар туклану, ашказаны-эчәк авыртулары борчыганда да пәйда була ала. Шуңа күрә монда бик игътибарлы булырга.
– Бездә еш кына артык авырлык җыюны да гормоннарның дөрес эшләмәве белән бәйләп аңлаталар. Дөрес тукланмау, физик активлык җитмәү аркасында түгел, ә нәкъ менә гормоннар эшләмәү сәбәпле тазаруын ничек аерырга?
– Иң беренче чиратта табибка күренергә кирәк. Белгеч сезнең зарларны тыңлап, авыру тарихын өйрәнгәч, тазаруның башка сәбәпләре дә ачыкланырга мөмкин. Аларга нигезләнеп, табиб махсус анализлар тапшырырга кушачак. Артык авырлыкның төгәл нәрсә аркасында пәйда булуын фәкать шулар ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин. Үз-үзеңә диагноз куярга маташу – зур хата. Интернетта язылганнар да еш кына дөреслеккә туры килми.
– Табибка күренгәнче үзлегеңнән ниндидер анализлар тапшыру дөресме?
– Болай эшләргә киңәш итмәс идем. Ник дигәндә, үз белдеклегең белән эш иткәндә сезнең авыруны ачыклау өчен ниндидер анализларның җитеп бетмәве яки, киресенчә, бер кирәкмәгәнен дә тапшыруыгыз бар. Шуңа өстәп әле саллы гына суммада акчагызны да җилгә очырачаксыз. Кагыйдә буларак, эндокрин авыруларны ачыклау өчен өем-өем анализлар тапшыру таләп ителми.
– Калкансыман биз эшчәнлеген тикшертү өчен анализны ач карынга тапшырырга кирәкме?
– Хәзер мондый төр анализны ач карынга тапшырырга кирәк дигән катгый таләп юк. Аңа кадәр ике сәгать ач тору да җитә.
– Эндокрин авыруларны алдан кисәтеп буламы?
– Гормоннар эшчәнлегендәге хилафлыклар, эндокрин авырулар еш кына безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында пәйда була. Моңа нәселдәнлек тә, ниндидер җитди җәрәхәт, операция кичерү дә этәргеч бирә ала. Күргәнегезчә, без аларның берсенә дә йогынты ясый алмыйбыз. Аның каравы без 2 типтагы шикәр чирен кисәтә алабыз. Моның өчен табиб кушканнарны үтәп, ул киңәш иткәнчә тукланып, актив тормыш рәвеше белән артык авырлык җыймыйча яшәргә кирәк. Беренче карашка бик гади киңәшләр кебек. Әмма бу – иң төп, мөһим һәм кеше тарафыннан иң авырдан үтәлә торган киңәшләр. Үз сәламәтлегеңә бармак аша карамыйча, ел саен табибка күренеп тору да авыруны кисәтергә, вакытында ачыкларга ярдәм итә. Вакытында дәвалана башлаганда исә тиз арада терелеп аякка басу ихтималы бермә-бер арта.
Динә Гыйләҗиева
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat