Казанда Якутия һәм Татарстан көрәшчеләре бил алышачак

Казанда Якутия көннәре уза. Шул уңайдан башкаланың “Батыр” спорт комплексында ике республика көрәшчеләре арасында очрашу узачак. Бәйге милли спорт төрләре – хапсагай, мас-рестлинг (таяк тартышу) һәм көрәш буенча оештырылачак.

Мас-рестлинг ярышлары 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 105 кг, 125 кг һәм 125 + кг – барлыгы 7 үлчәү авырлыгында узачак.

Хапсагай ярышы 57 кг, 65 кг, 75 кг, 85 кг, 95 кг һәм 95+ кг. – барлыгы 6 үлчәү авырлыгында узачак.

Көрәш ярышы 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг һәм 130+ кг. – барлыгы 10 үлчәү авырлыгында узачак.


Фикер өстәү