Хәзер җиләк үзе «килә», барып аласы да юк: Татарстанның җиләк үстерә торган хуҗалыкларын барладык

Җәй җиткәнен каян белеп була? Әлбәттә, җиләк өлгерүгә карап. Эре хуҗалыклар җир җиләгенең (клубника) беренче уңышын җыя башладылар инде. Димәк, чын-чынлап җәй җитте дип әйтергә җирлек бар. Татарстанда кайсы хуҗалыкларда җир җиләге үстерәләр? «ВТ» хәбәрчесе аларны җыю, китереп бирү шартлары һәм бәяләрен белеште.   

Татарстанда җиләк үстерүче иң зур хуҗалыклардан саналган «Җиләк аланы»нда («Ягодная долина») шушы көннәрдә беренче уңышны җыялар. Аларның плантацияләре Әлмәт районының Ямаш авылында һәм Яшел Үзән районының Зур Яке авылында бар. Хуҗалык җитәкчесе Илдар Ситдыйков сүзләренә караганда, беренчесендә тәүге сатып алучыларны кабул итә башлаганнар инде.

– Әлмәт районында 9,5 гектар мәйданда җиләк үстерәбез. Аны тагын да арттырырга планлаштырабыз. Көнчыгыш район булгач, Ямаш авылында уңыш өлгерде инде. Бездән күпләп сатып алучылар килеп ала. Бер килограммын 350 сумнан җибәрәбез. Зур Яке авылында уңыш җитешмәде әле. Бер атнадан җыя башлаячакбыз. Әлегә уңыш күләме турында сөйләргә иртәрәк. Бәяләрдә дә үзгәреш булырга мөмкин, – диде Илдар Ситдыйков.

Яшел Үзән районында җиләк сатучы тагын бер зур хуҗалык бар. Анысы Олы Карагуҗа (Большие Кургузи) авылында урнашкан «ТатЯгода» фермасы. Биредә эшләүчеләр сөйләвенчә, хуҗалыкта җиләкләр өлгергән инде.

– Җиләкләр сатуга чыга башлады, – диделәр безгә. – Заказ буенча сатабыз. Гадәттә, «Инстаграм»ыбыздагы сәхифә аша «Иртәгә җиләк җыябыз» дип игълан иткәч, заказлар кабул итә башлыйбыз. Икенче көнне аларны Казанга алып барып сатабыз. Көнендә алып бетерәләр. Шулай ук кешеләр фермага килеп тә алып китә ала. Тик санитар таләпләр буенча, аларның үзләренә кереп җыярга рөхсәт юк.

Безгә әйтүләренчә, халык җиләкне күпләп сатып ала. Ким дигәндә 4 килограммлы бер тартмада җибәрәләр. Бәяләргә килгәндә, ике төрле сорт сатыла. Стандарт дигәненең бер килограммы – 400 сум, эре сортлысы 500 сум тора. Биредә җиләкне октябрь ахырына кадәр сатып алырга мөмкин.

Минзәлә районының Яңа Александровка авылындагы «Ягодар» җиләк фермасында да беренче уңышны җыйганнар. Биредә бер килограммын – 500 сумнан, 3 килограммлы бер тартманы 1500 сумнан саталар.

– Әлегә бәяләр шулай. Чөнки беренче уңышны җыеп алу һәрвакыт авыррак. Берничә көннән бәяләр төшәчәк. Җиләкне фермадан да алып китәргә мөмкин, шулай ук заказ буенча үзебез дә илтеп бирә алабыз. Чаллыга китереп бирү – 300 сум. Ким дигәндә 3 килограммга заказ бирергә кирәк. Моннан тыш, берәр атнадан соң, җиләкләр күпләп өлгерә башлагач, халыкка үзенә дә килеп җыю мөмкинлеге булачак. Әлегә бәяләр билгеле түгел. Кешеләр үзләре җыйган очракта, арзанрак булачак. Без ялларсыз эшлибез, – дип аңлаттылар фермада.

Фермерлар, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшкән вакытта аңлашылганча, әлегә беренче уңыш кына җыела. Кайбер хуҗалыкларда җиләк өлгерер өчен 2–3 атна вакыт кирәк әле. Мәсәлән, Биектау районының Айбаш авылындагы «Шакиров» хуҗалыгы җитәкчесе Руслан әйтүенчә, җиләк артыннан аларга шул вакытта гына килергә мөмкин.

– Без гадәттә «Бәхетле» кибете челтәрләренә, базарларга алып килеп сатабыз. Басудан җибәрмәскә тырышабыз, чөнки халык арасында төрлесе бар. Әлегә килограммын 300 сумнан сатарбыз дип торабыз. Бәлки бу бәя үзгәрер дә. Базар шартларын төгәл белми торып, әйтү авыррак, – диде Руслан Шакиров.

Җиләк үстерүче хуҗалык Кама Тамагы районында да бар. «Ялалетдинов» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Җәләлетдинов әйтүенчә, алар беренче уңышны 5 июньдә җыеп алганнар. Җиләк мәйданнары күп түгел, шуңа күрә беренче чиратта үз районы кешеләренә саталар. Дөрес, әлегә уңышның күпме буласын чамалавы читенрәк, диде. Җиләкнең сортына карап, бәяләре төрле. Эре җиләкләрнең бер килограммы – 400 сум торса, уртача зурлыктагылары – 300 сум.

– Без каядыр алып барып сатмыйбыз. Халык үзе килеп ала. Алдан заказ бирсәләр, тагын да яхшы. Килгән кешеләргә үзебез җыеп бирәбез. Участокка кереп җыярга рөхсәт итмибез, – диде хуҗалык җитәкчесе.

Лаеш районы эшмәкәре Илфат Минхаеров беренче уңышны шушы атнада җыеп алырга планлаштыра. Хәерби авылында 4 гектар мәйданда үсә торган җиләккә, гадәттә, алдан заказ бирәләр икән. Кешеләр килеп тә ала ала, үзләре дә китереп бирү каралган. Әлеге хуҗалыкта да бер килограмм җиләкнең бәясе – 300 сум.

Зөһрә Садыйкова    

 


Фикер өстәү