Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыелышы вице-спикеры Александр Жирков белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Төмән) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар ике төбәкнең парламентара хезмәттәшлеген ныгыту һәм киңәйтү, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру, федераль һәм төбәк законнарын гармонизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Төбәк парламентлары рәисләре очрашуы Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев җитәкчелегендә Якутия делегациясенең Татарстанга рәсми визиты кысаларында узды. Сәфәрнең максаты — Татарстанда Якутия көннәрендә катнашу, аларда берничә чара, аерым алганда, «Якутия — Татарстан» төбәкара форумы планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан белән Якутия арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую планлаштырыла. Татарстан Республикасында Саха Республикасы (Якутия) көннәренең рәсми тантанасы бүген Кабан күле яр буенда узачак.

Моннан тыш, визит барышында кунаклар «Адымнар — Казан» полилингваль комплексында, Казан Халыкара мәктәбендә, Казан Кремлендә һәм Зөядә булырга, Иннополис» мәйданчыкларында гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар белән танышырга ниятли.


Фикер өстәү