Рөстәм Миңнеханов Югра губернаторы Наталья Комарова белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Мансый автономияле округы – Югра губернаторы Наталья Комарова Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Яңа документ бергә эшләү өчен «юл картасы» булачак, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Документ нигезендә сәнәгать һәм сәүдә, машина төзелеше һәм башка тармакларда хезмәттәшлек күздә тотыла. Бу шул исәптән йөк һәм пассажир газ-мотор техникасы белән тәэмин итү, химия һәм нефть химиясе предприятиеләренең хезмәттәшлеген киңәйтү, Татарстаннан халык кулланышы товарлары белән тәэмин итүне арттыру.


Фикер өстәү