Күгәрченнәр  асраучы Мисхәт Хәнипов: «Урманнан алып кайткан кыргый күгәрченнәрне авыздан ашата идем»

Табыш өчен түгел, күңел өчен дип эшләүчеләр, яшәүчеләр бар икән әле. Әлмәт районындагы Мәмәт авылында гомер кичерүче Мисхәт Хәнипов та – шундый бер сирәкләрнең берсе. Көн итәргә файда китерә торган мал-туар белән беррәттән күгәрченнәр дә асрый ул.

Гомумән, Мисхәт абый – табигать, авыл, җир кешесе. Колхозда эшли, яз – чәчүдә, көзен – уңыш җыюда. Шулай да күңеленә тынычлык бирә торган шөгыленә вакыт таба.

– Хайваннар яратам мин, күгәрченнәр асравымны да шуның белән генә аңлата алам. Миңа ошый, шул гына. Мин үземне профессионаллар рәтендә күрмим. Күгәрченнәрне гомерем буе күңел өчен асрыйм. Якын-тирәдә күп ул күгәрчен тотучылар. Менә алар бик мавыга инде. Төрләрен төргә бүлеп, үрчетеп асрыйлар. Миндә күгәрченнәр катыш. Үзләренчә яшиләр шунда, – ди ул. Дистәдән артык күгәрчене бар икән. – Очыртып, хат ташытып караган юк, туйлар өчен дә сатмыйм. Акча өчен тотмыйм аларны. Күгәрчен кетәклегенә миннән кала кеше бик кереп йөрми инде. Алар белән мин сөйләшәм. Кечкенә чакта урманнан алып кайткан кыргый күгәрченнәрне хәтта ризык кабып, авыздан ашата идем, шулай үстердем. Күгәрченнәр арпа, борчак, бодай ашый.

Моннан тыш Хәниповларның хуҗалыгында куяннар да бар. «5–6 сыйныфта укыган чакта үстереп карарга дип алган идем, шул вакыттан бирле куяннарны бетергән юк», – ди Мисхәт абый.

Мисхәт абый киңәшләре

Әңгәмәдәшебез киңәшләргә юмарт булуын аңлагач:

  • Сезне бик әйбәт бакчачы, дип ишетеп килдек бит әле, Мисхәт абый, – дип, файдалы киңәшләр дә сорашырга булдык.
  • Бакчачы дип инде… Авылда бакчачы булмаган кеше бармы? Бакчада барысын да эшлисең. Күрше кереп эшләмәс бит, – дип тыйнаклык күрсәтте Мисхәт абый.
  • Хатын-кызлар бакча эшен «ярата» инде.
  • Юк, хатын-кызларны сакларга кирәк. Алар йомшак затлар бит. Бакчада җир казыйсы, башкасы бар.

Мисхәт абый бу сүзләрне шаяру катыш әйтсә дә, иптәшенең дә уңган кулы тигәне сизелә. Җиләк-җимешен дә утырталар, тип-тигез түтәлләрдә башка яшелчәләр дә баш төртеп килә. Куаклары да күп.

Әле менә буыннар сызлавыннан бик шәп чара да белә икән Мисхәт абый. Безгә дә рецептын әйтте. «Ярты килограмм абага тамырына 3 литр су, 3 кашык серкә кушасы, шуны 4 сәгать кайнатасы. Сүрән утта кайнатырга кирәк. Ярты литрдан азрак сыекча әзер була. Аны суыткычта сакларга кирәк. Бу даруны буыннарга сөртәсең, авыртуларны баса. Бөтен кешегә дә туры килмәскә мөмкин инде. Мин, мәсәлән, йокларга ятар алдыннан көн дә файдаланам, зыяны тигәне юк», – ди ул.

Күгәрченнәр турында ФАКТЛАР

Күгәрченнәр кешелек тарихында беренче тапкыр моннан 5 мең ел элек Месопотамиянең балчык табличкаларында пиктографик язуда сурәтләнгән.

Күпләр күгәрченнәр соры, ак төстә генә була дип белә. Әмма аларның яшел, кызыл һәм сары төсләре белән гаҗәпләндерә торганнары да бар.

Юлий Цезарь, Чыңгыз хан кебек танылган тарихи шәхесләр кошларны хәбәрләр тапшыру өчен файдаланган.

Борынгы Мисырда күгәрченне ит буларак та кулланганнар.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү