Вакциналы сәяхәтне сайлаучы туристлар саны арта

Читтәгеләр дә кызыга. «Спутник V» вакцинасын кадатырга дип махсус Россиягә килергә теләгән чит ил кешеләренең аз булмавы турында туристик операторлар ассоциациясе инде бер генә әйтмәде. Быел аларга мондый мөмкинлек бирелмәгәе.

“Прививкадан авырган кешеләрне белмим”

Татарстанда 401410 кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Шуларның  283066сы прививканың икенче дозасын алган. Араларында Казаннан Рушания ханым да бар. Вакцинаны җиңел кичердем, ди ул. “Һәр көнне эшкә йөрибез, кемнәр белән генә очрашмыйбыз. Вакцинаны ясатырга кирәк дигән фикергә килдек тә, ясаттык. Бик җиңел узды. Уколдан соң чирләгән кешеләрне белмим, ә менә коронавирустан авыручылар күп, безнең таныш-белешләр арасында да булды алар”, – дип уртаклашты ул.

Укытучы булып эшләүче Эльза Бәшәрова әлегә антитәнчекләрем бар, ди, алар бетүгә, вакцина ясатырга җыена. “Йөгереп барып ясатачакмын. Яшисе килә әле. Җир шарында күпме чирне вакциналар җиңгән бит. Коронавирусны үз башыннан кичкән кеше генә аның җитдилеген аңлый”, – ди ул.

Алия Тихонова шушы көннәрдә вакцинаның икенче дозасын ясаткан. “Университетта имтиханнарым якынлашкан көн иде. Бер көн кала вакцинаның икенче дозасын алдым. Беренче тапкыр кадатканда, хәл китеп, температура уйнап алган иде. Шуңа күрә борчылмадым да түгел. Имтиханда үземне начар хис итмәменме икән, дип тә шикләндем. Әмма вакцина көнен дә уздырасы килмәде. Тәвәкәлләп ясаттым, барысы да яхшы үтте”, – дип сөйләде ул.

Бәясенә карап кунак бул

Петербург халыкара икътисад форумында чыгышы вакытында Россия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә чит ил кешеләре өчен коронавирус инфекциясеннән түләүле вакцинация оештыру турындагы мәсьәләне карарга бурыч куйды. Ай азагына кадәр бу эшне хәл итеп бетерәсе. Аның сүзләренчә, Россия прививка ясатырга теләүчеләргә монда килеп, аны кадатуны тәэмин итә ала. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, Россия уйлап тапкан вакцинага ихтыяҗ шактый зур.

Туристик индустрия вәкилләре вакцинация тәртибе әзер булуын белдерде инде. Визага бәйле сорауларны гына хәл итәргә кирәк.

Россия туристик индустрия берлеге җитәкчесе Андрей Игнатьев сүзләренчә, туристик операторлар вакциналы сәфәрләрне ел башыннан ук оештырырга әзер иде, чөнки мондый сораулар белән туристик компанияләргә дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләр күпләп мөрәҗәгать иткән.

– Чит ил кешеләре өчен Россиягә вакцина кадату өчен сәяхәт 1,5–2,5 мең долларны тәшкил итәчәк. Бу бәягә очкыч билетлары керми, – дип аңлаткан Андрей Игнатьев «ТАСС» хезмәтенә. Туристлар Россиядә 21 көн кунак булачак.

Берлек җитәкчесе сүзләренчә, Һиндстан, Азия, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Латин Америкасы илләре өчен әлеге тәкъдим аеруча кызыклы булырга тиеш. Ник дигәндә, Европада халыкның күпчелеге инде вакцинация узган.

Вакцина турлары туристик операторлар өчен дә файдага гына булмагае. Өч атналык сәяхәт сәламәтлекне кайгыртырга да, Россия белән танышырга да мөмкинлек бирәчәк.

Турның арзанрагын да тәкъдим итәләр. «Ике тапкыр, өчәр көнгә Россиягә килү мөмкинлеге бу. Яшәү, вакцинация, табиб консультациясе – барысы да 700 долларны тәшкил итәчәк. Бу бәягә Россиягә очыш керми», – диде Игнатьев.

Башкаларда ничек?

Вакциналы сәфәрләр башка илләрдә дә популярлык казана башлаган икән инде. Бигрәк тә Дубайда. Анда 5 төрле вакцина тәкъдим ителә, араларында «Спутник V» тә бар.

Россия вакцинасын Европада да уңышлы кулланалар. Сан-Марино февраль башында ук «Спутник V» вакцинасын китертү буенча килешү имзалаган иде. 34 мең тирәсе халкы булган илдә коронавирустан вакцинаны барысы да ясаткан, күпчелеге Россия прививкасын сайлаган. Хәзер вакцинаны халыкара туризмны үстерү ысулы буларак кулланмакчылар.

Шартлары мондый: сәяхәт кылырга теләүчеләр прививка программасында катнашучы 19 кунакханәнең берсендә өч көн торырга, аннары, вакцинаның икенче дозасын алу өчен, тагын өч көнне алдан броньлап куярга тиеш. Ике прививка бәясе – 50 евро. Сан-Марино отельерларына Германия, Австрия, Әрмәнстан, Аргентина, АКШ, Швейцария һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән гаризалар килә башлаган икән инде.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү