Татарстан тәҗрибәсе. Казанда өч төбәкнең җитәкчеләре өчен уку башланды

Камиллекнең чиге юк. Казанда Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларыннан килгән түрәләргә Татарстан тәҗрибәсен өйрәтәләр. Уку программасының ачылышында Президент Рөстәм Миңнеханов белән бергә әлеге өч төбәкнең башлыклары да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан бу төбәкләр белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. «Мөнәсәбәтләрнең үсешенә әлеге укыту программасының да өлеш кертәсенә ышанам. Безнең транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә уртак проектларыбыз бар. Төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында документларга кул куелачак», – диде Татарстан Президенты.

Укыту программасын Казан федераль университеты әзерләгән. «Дәүләт идарәсе һәм цифрлы үсеш өлкәсендәге тәҗрибәләрне өйрәнү урыны итеп безнең республика һәм Казан университетын сайлаганыгыз өчен рәхмәт, – диде Президент. – Без даими рәвештә укырга, квалификация күтәрергә тырышабыз. Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри үсешенең үз системасы булдырылган. Ел саен 5 мең кеше дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә белем ала. Моннан тыш, зур федераль һәм дөньякүләм белем бирү үзәкләре белән мөнәсәбәтләре җайга салынган».

Кунаклар алдында республика министрлары, дәүләт органнары җитәкчеләре чыгыш ясый, алар икътисад, эшкуарлык, инвестицияләр җәлеп итү, төзекләндерү һәм ТКХ, социаль өлкә, төзелеш һәм транспорт өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша. Шулай ук видеоконференция режимында чит ил белгечләре үз фикерләрен җиткерә. 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк программада өч төбәкнең җитәкче урынбасарлары, икътисад, инновацияләр һәм цифрлы үсеш, төзелеш, транспорт, социаль үсеш министрлары, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башка белгечләр катнаша.

Анда безнекеләр күп

Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов белән Татарстан Президенты Казан Кремлендә очрашты. Очрашуда ике як арасында хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар. Бездән бу төбәккә машина, судно, корабль, вертолет, автобуслар, шулай ук азык-төлек, медицина җиһазлары җибәрәләр. Елгаларында Яшел Үзән заводында җитештерелгән «А-145» теплоходлары йөзә, күптән түгел газ белән йөрүче 10 автобус сатып алганнар, 4 «МИ-8» вертолеты алу турында килешү төзегәннәр.  «Ямал-Ненец автоном округы – күпмилләтле төбәк. Округ территориясен үзләштерү чорында бөтен илдән белгечләр тырышып эшләде. Бездә сездән килгән кешеләр күп, алар хәзер төрле тармакларда эшли», – дип сөйләде Дмитрий Артюхов.

Күбрәк эшләячәкләр

Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы Наталья Комарова Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022–2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Документ кысасында сәнәгать һәм сәүдә, машина төзелеше һәм башка тармакларда хезмәттәшлек күздә тотыла. Бу шул исәптән йөк һәм пассажир газ-мотор техникасы белән тәэмин итү, химия һәм нефть химиясе предприятиеләренең хезмәттәшлеген киңәйтү, Татарстаннан халык кулланышы товарлары белән тәэмин итүне арттыру. Соңгы елларда ике төбәк арасындагы товар әйләнеше 5,9 млрд сум тәшкил иткән.

Ниятләр зурдан

Татарстан Президенты Казан Кремлендә Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән дә очрашты. Очрашуда икътисад, мәдәният, социаль һәм башка тармакларда хезмәттәшлек итү, 2021-2023 елларда тормышка ашырылачак чаралар турында килешү имзаланды.

Фото: tatarstan.ru

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү