Полиция майоры шәһәр күрергә килеп, суга бата язган кызларны коткарган

Полиция майоры Ленар Дәүләтшин суга баткан 11 һәм 12 яшь бертуган ике кызны коткара. Полиция майоры Әлмәттән Алабугага килгән була. “ВТ” журналисты коткаручы белән элемтәгә керде.

– Ул көнне энемне илтәсе булды. Галәмне иярттем тә, Алабуганы күреп кайтык дип юлга чыктык. Башта тарихи шәһәр буйлатып бераз гына йөреп алырга булдык. Музейларны карап чыккач, Шишкин буасына киттек. Менә шулчакта бер бала «коткарыгыз!» дип кычкырды. Уйлап торырга вакыт булмады, без энем белән су буена йөгердек. Кызларның берсе су астына китеп бара иде. Икенчесе аны коткарам дип суга кергән, – ди ул.
Бер кызны яр буена алып чыгып энесенә тапшыргач, Ленар икенче баланы котарырга кереп китә. Шулай итеп, ике кызның да гомерен саклап кала. Кызларга тиз арада медицина ярдәме күрсәтелә.

– Балаларны коткарган көнне әниләре елап шалтыратты. Рәхмәт укый. Дүрт бала үстерә икән ул. Олы улы, өйдә тагын бер яшьлек кызы бар, – ди Ленар. – Минем урында һәркем шлуай эшләр иде. Әле ярый вактында күреп алдык. Сабыйларны коткара да алмас идек.

Кызларны бүген хастаханәдән чыгарганнар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү