Коронавируслы авырулар яткан хастаханәдә янгын чыгып өч кеше үлгән, унысы зыян күргән

Рязань хастаханәсенең коронавируслы авыручылар яткан реанимация бүлегендә коточкыч хәл булган. Янгын чыгу аркасында  3 кеше янган әйберләр исенә исенә агуланып үлгән, ун кеше зыян күргән.

Янгын ИВЛ аппаратлары тоташтырылган электүткәргечләрнең зур йөкләнеше аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Зыян күрүчеләрнең икесенең хәле авыр дип бәяләнә. Сөрем газы белән агуланудан тыш алар пешкән дә булганнар.


Фикер өстәү