Кипрда ял итү бәяләре кискен артачак

Россиялеләрне, Кипрда ял итү бәяләре кискен артачак, дип кисәтәләр. Туристлык агентлары вәкилләре сүзләренә караганда, самолетта очу өчен генә дә бер кешегә 100 мең сум түләргә туры киләчәк. Монда яшәү, ашау һәм башка хезмәтләр керми. Альянс туристлык агентлыгының башкарма директоры Наталия Осипова фикеренчә, бу юнәлешне оештырылган сәяхәтләр өчен ачарга кирәк.

– Хәзер менә ничек килеп чыга: әгәр моңа кадәр турист Кипрга очу, яшәү, иминиятләштерү, трансфер өчен 100 мең сум түләгән булса, хәзер бу сумманы аңа бары тик авиабилет өчен генә чыгарып салырга туры киләчәк, – дигән җитәкче.

Май ахырында коронавируска каршы көрәш оператив штабы тугыз ил белән авиаэлемтәләрне яңартып җибәрү турында әйткән иде. Шулай итеп, 2 июньнән Россия самолетлары Бөекбританиягә оча башласа, 10 июньнән Австрия, Венгрия, Ливан, Люксембург, Маврикий, Марокко һәм Хорватияга юллар ачылачак. Моннан тыш, чартер рейслары Албаниягә дә җибәреләчәк.


Фикер өстәү