Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре министры белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча дәүләт министры Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири белән очрашуда агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда узды.
Исегезгә төшерәбез, БГӘ делегациясе Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җитәкчелегендә Татарстанга танышу визиты белән килде. Гарәп коллегалары Татарстан Республикасының бердәм презентация үзәгендә булдылар, төбәкнең икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татарстан Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында республика белән БГӘ арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяли. Россия белән БГӘ арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә элемтәләр киңәйтелә, глобаль һәм региональ көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча координация хуплана; сәүдә һәм инвестицион багланышлар үсә бара. Узган ел Россия-Әмирлек арасында товар әйләнеше 77% ка артты. Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә».
Татарстанга визит нәтиҗәле һәм кызыклы булыр дип өметләнәм, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан делегацияләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визитлары яхшы традициягә әйләнде. «Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең эшлекле даирәләре Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитында даими катнашучылар булып торалар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – 28-30 июльдә булачак саммитта Әмирлек кунакларына шат булачакбыз».

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «КАМАЗ» компаниясенең региональ вәкиллеге эшли, шулай ук башка сәнәгать предприятиеләре IDEX халыкара оборона күргәзмәсендә берничә тапкыр катнашты. Пандемия туристик юнәлеш өчен җитди киртәләр тудырды, әмма БГӘ белән Россия арасындагы чикләр ачык, даими һава элемтәсе гамәлгә ашырыла. Туризмнан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәгариф, мәдәният, спорт кебек юнәлешләр хезмәттәшлек өчен перспективалы дип атады. Ул агросәнәгать комплексын аерым билгеләп үтте.
Татарстан БГӘнең хәләл продукция җитештерү буенча тәҗрибәсен үзләштерә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. «Без Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында БГӘ белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә телибез», — дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча дәүләт министры Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җылы кабул итүләре һәм бай программа өчен рәхмәт белдерде. «Безнең өчен сәфәр бик кызыклы булды, — диде ул. — Без бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Азык-төлек куркынычсызлыгы һәрвакыт БГӘ өчен мөһим тема булды. Чөнки азык-төлекнең 90% тан артыгы чит илдән кертелә».

«Без һәрвакыт илнең киләчәген ничек төзергә, шул исәптән аның азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында уйлыйбыз, шуңа күрә бу юнәлештә инновацион булырга телибез. Азык-төлек белән тәэмин итүдә логистика аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә транспорт чыгымнарын ничек киметергә кирәклеген белү мөһим. Пандемия чорында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күпләр азык-төлекне башкача бәяли, аны ничек җитештерүе, үстерүе, эшкәртү авырлыгы турында уйлана башлады», — дип сөйләде Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири ханым.

Очрашу барышында куллану культурасы, азык-төлек калдыкларының санын киметү, авыл хуҗалыгының сыйфатлы продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров БГӘ делегациясе әгъзаларының агросәнәгать комплексы объектларында булуы турында хәбәр итте.

Очрашу барышында агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек мәсьәләләрен, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә азык-төлек сату буенча уртак проектларны, продукция сыйфаты стандартларын, азык-төлек продуктларын китергәндә транспорт чыгымнарын киметү вариантларын өйрәнәчәк эшче төркем төзү турында килештеләр.


Фикер өстәү