«Әнигә булышасы килә»: яшүсмерләр өчен Татарстанда эш урыннары җитәрлекме?

Эшләргә теләгән сәбәбен түгел, әмәлен таба. Республикада ел саен җәен 10 мең үсмер эшкә урнаша. Чыбыркы шартлатып та, тузан сөртеп тә акча эшләргә мөмкин. Кесә ягын калынайтырга теләгәннәрне төзелеш, авыл хуҗалыгы, шәһәрне яшелләндерү һәм башка өлкәләрдә көтәләр. Көнгә – 1 мең, айга 15 мең сум акча вәгъдә итүчеләр дә бар.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, ковидка бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, узган җәйдә 7324 бала эшләгән. Бу – 2019 ел күрсәткеченең яртысы кадәр генә.  Быелның гыйнвар – апрель айларында 881 яшүсмер беренче хезмәт хакын алган инде. Ел ахырына кадәр 14525 үсмерне эшкә урнаштырырга җыеналар. Моның өчен мәшгульлек үзәкләре аша 31,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, әлеге үзәкләр ай саен эшләгән һәр балага өстәмә 2250 сум акча түли.

Саба урманчылыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин әйтүенчә, җәен 15 баланы эшкә алганнар. Алар – Лесхоз, Сабабаш, Иштуган мәктәбе укучылары. Балаларны автобус йөртә икән.

– Бездә дендрология бакчасында 300 төрле агач, 65 төрле чәчәк үсә. Балалар чәчәкләргә су сибә, чүп утыйлар. Кәлшә үстерәләр, яфрак җыялар. Без 25 төрле чәй ясыйбыз. Эш вакыты көнгә – 3,5 сәгать, – ди Васил Гыйззатуллин. – Балаларны җәй көне эшкә урнаштыру бик кирәк. Әти-әниләре эш белән кызыксынып тора. Балалар айга 15 мең  сум акча эшли. Без мәктәптә укыганда идән дә юа, парта да сөртә, бәрәңге дә казый, утын да яра идек. Беребез дә эшләп үлмәдек. Хәзер балалар эшләмичә роботка әйләнеп бара. Беренче хезмәт хакына ат көтүе көтеп, радио алдым. Ул вакытта  8 нче сыйныфта укый идем.

Лениногорск районының Урмышлы авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин әйтүенчә, быел 6 бала «Хәбибуллин» крестьян-фермер хуҗалыгына эшкә урнашкан.

– Алар үзләре теләп килә. Ике бала көтү көтә. Көнгә 1 мең сум акча эшлиләр. Үземнең 15 яшьлек улым Сәйдәш тә көтүгә чыкты. Калган балалар җыештыру һәм башка эшләрдә булыша, – ди Артур Хәбибуллин.

Мамадыш районындагы Еники Чишмә авылында «Шәмсетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгы балаларны себерке җыярга чакыра.

– Терлекләргә витамин кирәк. Әгәр себерке җыеп бирсәләр, бик рәхмәтле булыр идем. Һич югы шунда 20 бала килсен, эш бар. Тик килүчеләр генә  күренми, – ди әлеге хуҗалык рәисе Нияз Шәмсетдинов.

Социаль, мәгариф оешмалары да азмы-күпме балаларга вакытлыча хезмәт урыны тәкъдим итә. Чүпрәле районында «Җылы йорт» үсмерләр социаль приютында ел саен 5–6 үсмергә эш табыла. Быел 15–16 яшьлек ике кыз җыештыручы булып урнашкан. Моның өчен аларның теләге кирәк.

Казандагы 366 нчы балалар бакчасында бер үсмерне эшкә кабул иткәннәр.

– Әнисе белән бергә эш эзләп килгәннәр иде. Ул кызга – 16 яшь, сентябрьгә кадәр эшләргә теләк белдерде. Көнгә 4 сәгать тузан сөртә, – диделәр бакчаның кадрлар бүлегендә.

Казанда яшәүче 16 яшьлек Регина Гыйниятуллинаның «Макдоналдс» ресторанына эшкә урнашып йөргән чагы.

– Акча эшлисем килә. Гел әти-әнидән акча сорап булмый бит. Интернеттан анкета җибәрдек, әңгәмәгә чакырдылар. Әти-әниеңнең хезмәт хакы күпме, акчагыз җитмиме әллә, дип сорадылар. Әнигә булышасым килә, дидем. 18 яшькә кадәргеләр өчен аерым вакансияләр бар. Үзеңә уңайлы эш вакытын сайларга мөмкин. Шунысы кызык, автомат хәтта күпме акча алачагыңны да исәпләп чыгара. Әйтик, атнага дүрт көн 5–6 сәгать эшләгәндә 11515 сум хезмәт хакы чыга. Эш булырмы, белмим, шалтыратырбыз, диделәр. Менә хәбәр көтәм, – ди Регина.

18 яшьтән яшьрәкләрне авыр, кул көче таләп итә торган эшләргә тартырга ярамый. Балаларны уен бизнеслары, кичке клубларга, исерткеч эчемлекләр, тәмәке ташу кебек вазыйфаларга билгеләү тыела. 14 яшьлек балаларның әти-әниләре яки опекуннары белән килешү төзелә. Эшкә урнашканда шәхси документлар, медицина белешмәсе кирәк. Җитәкче балага эш хакы, хезмәт килешүе, кагыйдәләр турында аңлатырга тиеш. Эшкә урнашырга теләгән үсмерләр үзләре яшәгән район-шәһәрләрдәге мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.

Эшкә урнаштырганда иң беренче чиратта өстенлек социаль яклауга мохтаҗ булган, полициядә исәптә торучы, ятим, тулы булмаган, күпбалалы, әти-әниләре эшсез калган гаиләләрдәге балаларга бирелә. 2021 елның беренче чирегендә полициядә исәптә торган 66 үсмер мөрәҗәгать итсә, 58енә эш табылган.

Гадәттә үсмерләргә мәктәпләр, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, табигатьне яшелләндерү, сулыклар, юл буйларын чүп-чардан чистарту, чүп утау, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм җыю, сәнәгать предприятиеләре, зоопарк, һәйкәлләрне, тәртиптә тотуга бәйле эшләр тәкъдим ителә. Бүген министрлык 16 райондагы 44 оешма белән килешү төзегән. Болар – Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Чүпрәле, Казан, Лениногорск, Чистай һәм башка районнар. Моннан тыш тагын 503 оешма белән үсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру буенча килешү төзергә җыеналар.

Россия Хезмәт Кодексы буенча 16 яшькә кадәрге үсмерләргә атнага 24, ә 1618 яшьлекләр 35 сәгатьтән артык эшләргә рөхсәт ителми.

Көнлек эш буенча чикләүләр:

1415 яшькә кадәр 4 сәгать;

1516 яшькә кадәр 5 сәгать;

16 18 яшькә кадәр 7 сәгать.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү