Очрашырга вакыт. Депутатларга халык алдында хисап тотарга куштылар

“Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге үзенең 23 нче конференциясен уздырды. Анда партиянең әһәмиятле чорга аяк басарга җыенуы турында еш кабатладылар. Әлеге чор, әлбәттә, алда торган сайлау белән бәйле.

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан ничә депутат сайлануы безнең өчен бик мөһим. Бүгенге көндә алар – 16. Думаның 14 комитетында эшлиләр. Илнең закон чыгару органында ишле булу безгә Татарстан мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәк. “Татарстан командасы” дигән сүзләр хәзер хөрмәт белән әйтелә кебек. “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлекчәсе илендә иң зурлардан, димәк, көч-куәт җитәрлек дигән сүз. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да Россиянең иң тәҗрибәле сәясәтчеләреннән санала. Барысын да бергә җыеп әйткәндә, партия халык гозерен, халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып тулы көчкә эшли ала. Бу уңайдан, халык мөрәҗәгатьләре буенча эшләүче Оператив үзәкне мактап телгә алдылар. Халык белән очрашуларда башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашуын да үрнәк алырлык тәҗрибә дип бәяләделәр. Бу тәҗрибәне быелгы сайлауларда да кулланырга кирәклеген әйттеләр.
Партия эшчәнлеге турында язу урынны күп алыр иде. Фәрит Мөхәммәтшинның яратып әйтә торган бер сүзе бар: “Партия, депутатлар эшчәнлегенә халык үзе бәя бирәчәк”, – ди ул. Узган 5 елга нәтиҗә ясаганда халыктан җыелган мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрнең 85 проценты үтәлгәнен әйттеләр. Төп эшебез шул, диделәр. Яңаларын “халык программа”сына кертәчәкләр.
Бу конференциядә дә депутатларның һәм партиянең иң элек халык алдында җавап тотарга тиешлеге турында сүз булды. Хисап тоту иң беренче бурыч дип билгеләнде. “Һәр депутатның әйтер сүзе бар. Ләкин мин тагын бер кат әйтәм: моны гади, аңлаешлы, аңлаешлы сайлаучыга эшләргә кирәк”, – диде төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов.
Димәк, үз вәкилләрен еш күрәчәк әле халык. Аларның сайлаулар алдыннан гына активлашуы, телеэкраннардан, газета-журнал битләреннән төшмәве сайлаулар белән генә бәйле булмасын иде. Халык арасында әнә шундый сүзләрне дә шактый ук еш ишетергә туры килә.
Сентябрь аенда әһәмиятле мәсьәләне хәл итәсе бар. Юрий Камалтынов Россия Думасына депутатлыкка кандидатларны хуплаучылар саны күбрәк булсын иде, ди. Бу алда язганыбызча, Думада үз вәкилләребез санын киметмәү, алай гына да түгел бәлки, арттыру өчен кирәк. Партия халыкка ышана. Ә халык нишләр? Моны сентябрьдә узачак сайлауларда белербез.
Конференциядә “Бердәм Россия” партиясенең Мәскәүдә узачак съездына 26 делегатны сайлады. Алардын тыш, бу чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (партиянең Югары советы әгъзасы), Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (Генераль совет президиумы әгъзасы), башкала мэры Илсур Метшин (Казан бүлеге секретаре) барачак. Дәүләт Думасына сайлауда исә Татарстан Президенты кандидатларның төбәк исемлеген җитәкләр дип өметләнәләр.
САН
Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең 129 мең әгъзасы бар. Партия тарафдарлары саны 31 мең кешедән артып киткән.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү