«Шәһәрчеләр театры» ниләр тәкъдим итә? (ПРОГРАММА)

«Шәһәрчеләр театры» 1-19 июнь аралыгында үз спектакльләрен тәкъдим итә.

Чын татарлар, таксистлар тормышы, 40тан узган хатын-кызларның уйланулары… Болар хакында актер булмаган актерлар сөйли. Шәһәр кешеләре сөйли! Алар – профессиональ актерлар түгел. Алар арасында син дә, мин дә була алам. Бу – “Шәһәрчеләр театры”. «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды проекты тамашачыларга спектакль-эскизлар тәкъдим итәргә җыена.

Тамашалар ни турында? Кайбер серләрне автор һәм режиссерлар үзләре ачты.

“Маршрут построен”
12 июнь, 14.00
13 июнь, 17.00

“МОҢ” театр мәйданчыгында
Таксистларны ни борчый? Алар бу һөнәргә нәрсә өчен килгән? Спектакль шул хактак. Эскизның авторы Павел Сидоров аңлатканча, кыска вакыт эчендә таксистларны җыйганнар да, алар белән сөйләшкәннәр. Шул сөйләшүдән аларның кызыксынулары, хыяллары, фикерләрен туплаганнар. “Бу – уен форматындагы спектакль булыр дип көтелә. Таксистлар турында да, аларның “тимер ат”лары турында да ныграк беләчәкбез. Ниндидер нәтиҗә ясарбыз дигән максат куймадык. Таксистларны тыңлар өчен мәйданчык булдырдык, шул гына. Минемчә, таксистлар белән сөйләшү кызык. Кайбер вакыйгалар шаккаткыч, көтелмәгән булырга мөмкин. Эскиз 10 көндә әзерләнде”, — диде ул. Кыскасы, таксистлар турында калыплашкан фикерләрне җимерергә, яңа фикерләр тудырырга җыена авторлар. Спектакльдә таксистлар үзләре булмаячак.

“Ностальгия по будущему”
12 июнь, 19.00
13 июнь, 15.00
Иннополис
Бу – Иннополис һәм бу шәһәр турында спектакль-эскиз.

“Чын татар”
14 июнь, 19:00
“МОҢ” театр мәйданчыгы
Татар булу – нәрсә ул? Ничек ул? Татарга нинди сыйфатлар хас? Нәрсә хас түгел? Татар нинди булырга тиеш? Ә нинди булмаска тиеш? Тамашада бу сорауларга уйланулар, фикерләр ишетерсез.

“Кабантуй”
12 июнь, 19.00
Кабан күле буе
Зур өстәл. Кунаклар. Тамашачылар. Өстәл артында сөйләшү. Кабан күленә бәйле аралашу. Авторлар менә шундыйрак форматта кызыклы чара тәкъдим итә. Чәй эчү дә булачак. Катнашучылар теркәлү узарга тиеш.

“Авазлар”
18 июнь, 18.00
“МОҢ” театр мәйданчыгы
20 гасыр башы көндәлекләрен укый беләсезме? Аңлыйсызмы? Юк икән, тамашада укырга да, аңларга да мөмкинлек булачак. Проект кураторы Туфан Имаметдинов әйтүенчә, моны спектакль дип атау кыен. Бу – 5-6 сәгатькә сузылган чара. Казанда “Авазлар” ике тапкыр яңгыраган инде. Бусы – соңгысы.

“Умаление мира”
15 июнь, 19.00
“МОҢ” театр мәйданчыгы
Җырчы, биюче, рәссам. Алар сүзләрне сайларга, дөньяны тасвир кылырга өйрәтә. Сүз дөньясын җимерә.

“Децентрализация”
16 июнь, 19.00
“МОҢ” театр мәйданчыгы
Спектакль-уен. Тамашачыларга үз Казанын булдырырга тәкъдим итәләр.

“Плюс-минус спектакль”
17 июнь, 19.00
“МОҢ” театр мәйданчыгы
Бу – беренче зат исеменнән сөйләнелә торган тарихлар театры. Россиянең зур булмаган бер шәһәрендә сәламәтлеге ягыннан чиклеләргә яшәве ничек бирелә? Шуны күрсәтәләр. Чуарламыйча, ничек бар, шулай итеп.

Тулырак мәгълүмат һәм афиша белән сайтта танышырга мөмкин: http://monkazan.ru/citizensfest

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү