Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын ике кеше  коронавирусы корбаны булган. 

Коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгәнлеге хакында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1941 елда туган ир-ат һәм 1969 елда туган хатын-кызның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

9 июньгә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда коронавирустан барлыгы 511 кеше үлгән.


Фикер өстәү