156 кг тотылган батарейкалар җыйган малайның әнисе: «Мин җиңәм дә телефон алам диде»

Түбән Каманың “Норма 36” мәктәбенең 3 в сыйныфы укучысы Егор Макаров “ЭКОЯз-2021” бәйгесендә “Иң актив укучы” номинациясендә абсолют җиңүче булган. Без малайның әнисе Лариса Макарова белән элемтщгщ чыктык.

– Улым укыган мәктәптә тотылган батарейкалар җыябыз дигән хәбәр таралды. Кем күбрәк алып килә, шуңа бүләккә смартфон дип тә әйттеләр. Егор кайтты да безгә шушы хәбәрне җиткерде. Улыбыз мин җиңәм дә, телефон алам диде. Без исә, аңа булыша башладык, – дип сөйли Лариса. – Ирем дә, үзем дә бөтен таныш- белешкә әйтеп чыктык. Эштәгеләр дә безгә иске батарейка ташый башлады. Күп итеп җыйдык. Аннары бу хакта оныттык та. Күптән түгел бәйгедә җиңүебезне әйтеп шалтыраттылар. Казанга бүләкләнү тантанасына бардык. Улым бик сөенде. Егорга диплом һәм телефон алыр өчен сертификат тапшырдылар. Бәйге тәмамланса да, әле дә бөтен кеше безгә батарейка ташый.

Егорларның мәктәбенә фандомат куйганнар икән. Балалар өйләрендәге пластик савытларны, алюмин шешәләрне дә шунда илтеп тапшыра.

– Балаларны кечкенәдән экологияне сакларга өйрәтеп үстерәләр. Мәктәпләрдә мондый юнәлештә тәрбия булса, һәр бала тирә-якка сакчыл караячак, – ди Лариса Макарова.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү