Электр самокатоларына бәйле кагыйдәләргә үзгәрешләрнең кайчан кертеләчәге билгеле булды

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергәнчә, электр самокатоларына бәйле мәсьәлә белән шөгыльләнәләр, кагыйдәләр тәртипкә китереләчәк һәм бу сезонда ук гамәлгә керәчәк.

Аның сүзләренә караганда, электр самокатоларын җайга салу бурычы алар аеруча үсеш алган барлык район-шәһәрләргә куелган. Аерым алганда бу — Казан, Чаллы һәм Әлмәт.

— Самокатлардан файдалануга бәйле кагыйдәләр бу сезонда ук гамәлгә керәчәк. Якын көннәрдә электр самокатларына бәйле эш ничек җайга салыначагын аңлатачаклар, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү