Җырчылар: «Сабан туйларсыз бик күңелсез булды»

Узган ел Сабан туйлары булмау сәбәпле, җәй артистларыбыз өчен тоташ ял булды. Быелгы бәйрәм аеруча «кызу» булыр төсле. Чөнки халык та җырчылар да бәйрәмгә сусаган.  Җырчыларыбызның хәлләрен һәм Сабан туе алды кәефләрен белештек.

Альбина Кармышева:
– Сабан туйларын яратам, әмма аннан тыш та җәйгә планнар күп һәм алар зурдан. Хәйрия фонды белән уйланган бер проектыбыз бар. Бауман урамында концерт оештыру теләге дә бар. Зөлфәт Зиннуров белән берлектә җыр яздырырга исәплибез. Казан һәм Саранск шәһәрләрендә концерт кую, шулай ук үзенчәлекле клип төшерү турында да уйлап торам.
Һәр елны Сабан туйларын миңа чит җирләрдә үткәрергә туры килә, быелгысы ничек булыр, алдан әйтеп булмый. 2020 елда, пандемиягә бәйле чикләүләр чорында, күп кенә артистлар эш юк дип зарланган булса да, мин эшсез утырдым дип әйтә алмыйм. «Квартирниклар» булганлыктан, кечкенә генә булса да бәйрәм оештырып, җырлап, гитарада уйнап үтте.

Раяз Фасыйхов:
– Хәлең ничек диеп сорасалар,
Хәлем әйбәт – Аллага шөкер.
Алдагысын гына әйтеп булмый,
Яшим әле, дөнья күрсәтер.
Барыбыз да яхшыны көтик, Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын.

Айсылу Габдинова:
– Майда Марат Кәбировның иҗат кичәсендә катнаштым. Аның иҗатын үлеп яратканга, тиз генә концертына яңа җыр әзерләдем. Биш кешедән көй яздыртып карадым, ниһаять, Марат Гайсинныкы күңелгә хуш килде. Күптән хыялланганча, туган көнемне диңгез буенда уздырдым һәм бер бик зур теләгемне чынга ашырдым – абхазларга татарча җырлап күрсәттем. Мине Казаннан, татар кызы дип игълан иттеләр, сездә шундый матур мелизмнар, бормалар, дип җырлавымны бик ошаттылар.
Ә инде Сабан туйларына килгәндә, узган ел миңа Сабан туйларыннан башка бик күңелсез булды, чөнки без – артистлар аны кунакларга караганда да ныграк көтәбез.

Сабан туе бит ул ике-өч көн йокламыйча, бер Сабан туеннан икенчесенә «очу», машинада киенү-бизәнү, төрле төбәкләрне күрү, кызыклы йолалары, уеннары белән танышу. Үзем дә рәхәтләнеп уеннарда катнашам. Сабан туйларын сагынып көтәм.

Илшат Сафин:

– Хәлләрем әйбәт кенә, Аллага шөкер. Әкрен генә эшләп, яшәп ятабыз, бер генә дә тик торган юк. Җырлар язу өстендә эшлибез, шушы арада яңа җырларым чыгачак, Алла боерса. «Гомер» җырына да клип төшердек.

Барлык көчне куеп, киләсе концерт программасына әзерләнәбез.
Сабан туйларына килгәндә, нык сагындырды. Җырлау өчен генә сагыну түгел бу, ә менә чыгып, ял итеп, көрәш карап, күңел ачып йөрүләр сагындырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

 


Фикер өстәү