Гашыйкларны беркайчан да рәнҗетергә ярамый…

Көн кичкә авышкач, мин гадәттә балыкка барырга яратам. Балык эләкми, тик суга карап утыруның үз рәхәтлеге бар. Баш очында кошлар сайрый, суда балык уйный. Яр буенда чикерткәләр черелдәшә, черкиләр беләгеңә килеп куна, бомба ташларга җыенган фашист самолетлары сыман кигәвеннәр улый… Табигать. Монда рәхәт тә, бераз гына кыен да. Тик бу – үзең сайлап алган кыенлык, шуңа ләззәт булып тоела…

Бу юлы балыкка төшмәдем. Авылда берни эшләмәдем дип уйласаң да, барыбер тик тормыйсың бит инде. Арыта. Мин дә арыган идем. Капка төбендә генә утырырга булдым.

Утырам шулай капка төбендә…

И, элек безнең әти-әниләр капка төбенең кирәген бирәләр иде. Әллә ничә кап симечке ашап бетерәләр, әллә ничә пачка тәмәке тарталар… Дөньяның бөтен мәсьәләләрен хәл итеп бетереп, кояш баегач кына таралышалар иде. Аларны авыл яшьләре алыштыра. Юк-бар сүз сөйләп, бер-берсен ирештереп гомер уздыралар. Шунда кемдер үз парын таба да: «Әйдә әле, бер сүзем бар…» – дип читкәрәк алып китә. Сүзләре берексә, алар бераздан култыклашып каядыр китеп баралар. Эскәмиядәгеләр бераз көнләшеп, бераз көлемсерәп, үз хисләрен белдерә. Шуннан сүз тагын гади темаларга күчә. Чөгендер кәтмәнләү, бәрәңге утау… Шуннан тагын үчекләүләр башлана. «Вәт син теге вакытта шул кыздан күзеңне дә алмадың, аны күргәч, авызың колагыңа җитте. Әллә шуны синең янга чакырыйкмы?» – дип үчекли өлкәнрәк кызлар. Синең яклы булган егетләр: «Әйдә, чакырыйк әле!» – дип дәртләндерә. Син, кызарып, мескенләнеп торган арада теге кызны алып та киләләр. Сүз берекми инде. Тик кайсыдыр арада күз карашлары очраша да хисләреңне сүзсез дә аңлаттыра. Ниндидер уеннарның берсендә теге кыз белән ничектер бергә туры киләсең дә эскәмиядә утырган төркемнән аерылып китәсең.

Урам буйлап барасың инде. Әллә нинди серле сүзләр дә сөйләшмисең, хәтта кочаклашмыйсың да. Тик бу мөһим түгел. Икегезнең урам буйлап баруы мөһим. Юк-бар нәрсә сөйләшеп, икең-ике якка карап атласаң да, бер урам буйлап барасың. Бу инде сез бергә дигәнне аңлата. Бераздан кыз: «Миңа кайтырга кирәк…» – дигән була. Син аның юлына аркылы төшәсең… Кочакласаң, кочаклап каласың инде шунда, үбәлсәң үбеп аласың… Тик күп очракта аңгыраеп каласың… Тик ансы да бәхет булып тоела. Чөнки бу кызны бүген син озаттың. Ул карышмады. Димәк, ул – синеке…

Авыл урамы буйлап үз өеңә кайтып китәсең. Урам тулы парлар… Эскәмияләрдә буш урыннар юк, кайсында төркем-төркем булып яшьләр утыра, кайсында башын башка терәгән гашыйклар. Алар яныннан комачауламаска, илаһи мизгелләрен бозмаска тырышып, аяк очларына басып кына узып китәсең. Бераздан авылның аргы очында гармун тавышы ишетелә, аңа яшьләрнең төрле тавышка үрелгән җыры кушыла:

Тәрәзә төбем каты бал,

Ашыйсың килсә, ватып ал…

Җыр көчәя. Аңа тагын кемнәрдер килеп кушыла. Һәм урам буйлап сузыла. Беркем дә каршы төшми, чыгып кычкырмый. Алтышар бала карап үстергән аналар да, төнге сәгать бердә эштән кайткан игенчеләр дә моны табигый нәрсә дип кабул итә. Һәм бу чынлап та табигый. Элек тә шулай авыл урамнарын бер итеп җырлап йөргәннәр, әле дә… Тик яшьләре генә бүтән. Элек әтиләре җырласа, хәзер – балалары… Җыр ул авылның җаны сыман… Җыр гына түгел, урам буйлап серләшеп атлаган, эскәмияләрдә башын башка терәп утырган гашыйклар да авылның җаны сыман. Сыман гына түгел. Гашыйклар – авылның иң абруйлы кешеләре.

Элек бер авылга каршы икенчесе сугышкан чаклар да бар иде. Бер йөк машинасына төялеп килгән күрше авыл егетләре урамдагы берәүне дә калдырмыйча тукмап китә. Тик эскәмиядә утырган, яки урам буйлап җитәкләшеп барган гашыйкларга тимиләр. Аларга тию түбәнлек санала иде. Хаклы булганбыз инде. Гашыйкларны беркайчан да рәнҗетергә ярамый. Мәхәббәтне куган кешеләр мәхәббәтсезлеккә дучар була.

Капка төбендә шул чакларны уйлап утырам. Тик бернәрсәне дә кире кайтарып булмый. Тынлык. Урамнан үткән бер кеше дә юк. Баш очында кошлар сайрый, үләннәр арасында бөҗәкләр безелдәшә. Ара-тирә черки тешләп китә. Табигатьтә бар да элеккечә. Тик безнең тормышта гына нәрсәдер үзгәргән.

Мин кемнедер гаепләргә тырышып куям да тыелып калам. Үзебез гаепледер инде. Урамнарда кочаклашып йөрерлек балалар үстермәгәнбез, җырлап йөрерлек тавышлар тәрбияләмәгәнбез. Болай диюем дә дөрес түгел кебек. И, безне кемнәр тәрбияләде инде… Күпләребезнең үсүе дә туган өчен генә иде бит…

Капка төбендә утырам. Ялгызлар заманының капка төбендә.

Марат Кәбиров

 


Фикер өстәү