Әлмәт Сабантуенда вакцина ясау пункты булачак

13 июньдә Әлмәттә узачак Сабантуй мәйданына коронавируска каршы прививка ясарга теләүчеләр өчен өстәмә пункт ачылачак. Бу хакта вице-премьер Ләйлә Фазлыева белән туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

– Вакцинация пунктларына халык күп килә, ләкин башта прививка ясатучылар аз була. Күпчелеге кызыксына, сораулар бирә. Һәм без моның яхшы нәтиҗә биргәнен күрәбез. Без тикшердек. Кызыксынып китүчеләр соңрак поликлиникага барып, прививка ясата. Ә шәһәр чараларында без аңлату эшләре алып барыбыз, – дигән ул.

Ләйлә Фазлыева да Казанда вакцина ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты. Вице-премьер сүзләренчә, Татарстан башкаласында халыкка уңайлы булсын өчен сәүдә үзәкләрендә һәм метро станцияләрендә вакцина ясар өчен махсус урыннар булдырылган.


Фикер өстәү