Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әңгәмә барышында милләтара һәм конфессиональара татулыкны ныгыту, ислам мәгарифен үстерү, шулай ук 2022 елда Идел буе Болгарстаны тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Очрашу кысаларында Альбир Крганов Рөстәм Миңнехановка Россия мөселман җәмәгатьчелеге атласын тапшырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.


Фикер өстәү