11 кешене йорт-җирсез калдырган янгында зыян күрүчеләргә 3 миллион сум ярдәм күрсәтелгән

 Рөстәм Миңнеханов 6май көнне Омск өлкәсенең Каракүл авылындагы янгында зыян күрүчеләргә 3 миллион бүлеп бирү турында йөкләмә биргән.

«Президент линиясе буенча тиешле йөкләмә бирелде һәм Бөтендөнья татар конгрессы линиясе буенча янгыннан зыян күрүчеләргә 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Татарстан Президентына Омск өлкәсе вәкилләре, шул исәптән милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре мөрәҗәгать иткән.

«Каракүл авылында 26 хуҗалыкта 56 кеше яши. Янгыннан 11 гаилә, якынча 40 кеше зыян күрде. Алар йортсыз калды. Хәзерге вакытта йортсыз калучыларның кайберләре янәшәдәге Үләнкүл авылында, яисә башка кешеләрнең җәйге йортларында яши. Өлкән яшьтәге берничә кеше Омск шәһәренә балалары, оныклары янына китте», — дигән Омск өлкәсе Большеречье муниципаль районының Үләнкүл авыл җирлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина «Татар-информ»га.

Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе халыктан акча җыюы хакында игълан итте. Ярдәм күрсәтүгә бәйле тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.


Фикер өстәү