Минтимер Шәймиевнең Президент булып сайлануына 30 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Минтимер Шәймиевнең республиканың беренче Президенты булып сайлануының 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«30 ел элек, 1991 елның 18 апрелендә, ТАССР Югары Советы президентлык институтын гамәлгә куя. Соңрак 1991 елның 12 июнендә күпчелек тавыш белән Татарстан Президенты итеп Минтимер Шәрипович Шәймиевне сайлап куя», — дигән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның егерме икенче утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Хезмәт Герое Шәймиевне дөнья масштабындагы абруйлы, җаваплы сәясәтче дип атады.

«Республиканың, тулаем илнең яңа дәүләтчелеге формалашуга бәһасез өлеш кертте. Минтимер Шәймиевнең Президент постындагы эшчәнлеге уникаль Татарстан моделенә нигез салды. Аңа федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, уйланылган икътисади стратегия, социаль, этникара тотрыклык вазгыяте хас», — диде.

«Бүген дә Минтимер Шәрипович Дәүләт Киңәшчесе, республиканың „Яңарыш“ тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре фонды попечительләр советы рәисе постында актив шөгыльләнә», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән беренче Президент вазифасында һәм республика үсеше хакына дәвам иткән эше өчен, ул Минтимер Шәймиевкә тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен җиткерде. «Киләчәктә дә изге эшләрегездә уңышлар, озын гомер, исәнлек-саулык телибез», — диде.

 


Фикер өстәү