Россия көнендә булачак бәйрәм чаралары ПРОГРАММАСЫ

Кремль яр буе:

9.00 сәгатьтә яшьләр оешмалары активистлары, милли-мәдәни автономияләр әгъзалары, студентлар берләшмәләре активы һәм чит ил студентлары «Халыклар дуслыгы» тантаналы маршы белән узачак. Марштан соң яшьләр «Этномаркет»ы ачылачак.

Көн дәвамында һәркем үз кызыксынуларына туры килердәй мәйданчыклар таба алачак. Кремль яр буе пирсында «Таба» этномузыка фестивале дә узачак. Фестивальнең хедлайнерлары – «Клевер» фолк-төркеме, удмурт башкаручысы Шонер Пол, «Ойме» музыкаль коллективы, «УЕН» мари панк-төркеме, Зәринә Вильданова, Malsi Music һәм башкалар.

14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» сәләтле балалар һәм яшьләр республика фестивале финалистларының зур бәйрәм концерты була.

18:00 сәгатьтән Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары җырчы Максим һәм Андрей Державин чыгыш ясаячак.

Шәһәрнең һәр районында:

11:00 сәгатьтә «Ватан өчен, Россия өчен» концертлары башланачак, аларда ил турында танылган җырлар башкарылачак. 11:00 сәгатьтә Киров һәм Мәскәү районнары халкы өчен Урицкий паркында квестлар, фән һәм техника турында викторина һәм артистлар чыгышлары башланачак.

Шул ук вакытта Совет районы халкын Россия көнен «Дәрвишләр бистәсе» скверында билгеләп үтәргә чакыралар, анда концерт программасы узачак.

Көн дәвамында «Крылья Советов» һәм Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында да бәйрәм чаралары көтелә.

Россия көне 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак, аны «Казан» гаилә үзәге янында һәм Кремль яр буенда күзәтергә мөмкин булачак.

 

 


Фикер өстәү