Татарстанның иң яхшы 10 билингваль балалар бакчасы билгеле булды

Җырлап-биеп кенә булмый, татарча сөйләшеп тә күрсәтергә кирәк. Бәйгенең таләпләре шундый. Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Алар арасында Казан, Алабуга, Чаллы шәһәрләре, Әлки, Мамадыш, Биектау районы бакчалары бар. Аларның тәҗрибәсе белән без дә кызыксындык.

– Соңгы вакытта безгә татарчаны яхшы белгән балалар бик сирәк килә. Дүрт татар төркемебез бар, калганнары – катнаш. Балаларга уен кызык. Мин күбрәк Сингапур алымнарына нигезләнеп өйрәтәм. Уйныйбыз, хәрәкәтләнәбез, аннан балаларның фикерләрен сораштырам. Кибетче, табиб, пешекче… кем генә булып уйнамыйлар. Үзем дә яңа уеннар уйлап табам. Татар теле кирәкми, дигән бер генә әти-әнине дә күргәнем юк. Шунысы сөенечле: мәктәпкә барганда, рус балалары да татарчаны күпмедер дәрәҗәдә өйрәнеп чыга. Балалар да татар теле дәресенә барам дип кенә тора, – ди Казандагы 272 нче бакчада татар телен өйрәтүче Эльмира Абдуллина.

Биектаудагы «Тургай» бакчасы мөдире Люция Гобәйдуллина, киресенчә, соңгы вакытта бакчага татарча белгән балаларның күбрәк килүен әйтә. Бакчага 260 бала йөрсә, шуларның 70 проценты – татарлар. Башка милләт балалары да татарча сөйләшә икән.

– Элек бер генә татар төркеме булса, хәзер дүртне ачтык. Әти-әниләр татарча күбрәк сөйләшә башлады. Без дә өйрәтәбез, алар өйгә кайткач, туган телдә аралашуын дәвам итә. Бөтен тәрбиячеләр дә – татарлар, берәү генә рус милләтеннән бар, ул да – татар килене. Татар телен өйрәтүче тәрбиячебез дә бик белемле. Әмма атнага ике тапкыр гына татар телен өйрәтеп булмый. Барлык тәрбиячеләр дә үз өлешен кертә. Алар уеннар, әти-әниләрне җәлеп итү өчен проектлар уйлап таба. Ике арада элемтә нык. Министрлык уенчыклар, татарча белешмәлекләр белән тәэмин итә. Бездә татар, рус телләрен өйрәтү өчен барлык шартлар бар, – ди Люция Гобәйдуллина.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты. Грант алу өчен 47 бакча гариза биргән. Беренче этапта ике телне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итсәләр, икенчесендә грантка өметләнүче бакчаларда комиссиянең күчмә утырышы узган. Шулар арасыннан иң яхшы ун бакчаны сайлаганнар. Алар 500 мең сум акча откан. 2013 елдан башлап ел саен уздырыла торган бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирүне популярлаштыру, балалар бакчаларының иң яхшы коллективларын ачыклау һәм бүләкләүне күздә тота. Шушы вакыт эчендә республиканың 218 бакчасы әлеге грантны откан.

Ун иң яхшы билингваль бакча:

Нурлат районының «Теремок» бакчасы;

Әлки районының Базарлы Матак авылы «Каенкай» бакчасы;

Казанның 272 нче бакчасы;

Алабуга шәһәренең «Ләйсән» 35 нче бакчасы;

Азнакай районының «Тамчыкай» бакчасы;

Балык Бистәсе районының Күгәрчен мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме;

Яшел Үзән районының «Гусельки» бакчасы;

Мамадыш районының «Нухрат» бакчасы;

Биектау районының «Тургай» бакчасы;

Чаллы шәһәренең «Фея» бакчасы.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү