Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россиядәге илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Виктор Щетько моңарчы «УКХ «БКМ»  ААҖ  генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары вазифасын башкарган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Виктор Щетько бу вазифада 2017 елдан бирле Казан бүлеген җитәкләгән Олег Исаевны алыштырачак. Рөстәм Миңнеханов Олег Исаевка Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Беларусь арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Татарстан Президенты Виктор Щетьконы яңа җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлады.


Фикер өстәү