175нче гимназиядәге фаҗигадән соң, депутатлар гамәлдәге кайбер федераль законнарга үзгәрешләр кертә

 Парламентның 22 нче утырышында депутатлар төшкә хәтле дә, аннан соң да кайбер федераль законнарны кырысландыру белән шөгыльләнде. Чыгышларда «ныклы күзәтү астына алырга, җинаять җаваплылыгына тартырга, чикләргә, штраф күләмен арттырырга» кебек сүзләр мулдан яңгырады. Бу табигый да иде, чөнки Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң, депутатлар гамәлдәге кайбер федераль законнарга үзгәрешләр, өстәмәләр кертүне кирәк таптылар.

Дәүсовет законнар чыгару инициативасы белән Россия Думасына, Хөкүмәт рәисенә дә мөрәҗәгать итте.

«Корал турында»гы Федераль законга нинди үзгәрешләр тәкъдим итүебез турында «ВТ»да аерым язма чыккан иде инде, шуңа күрә кабатлап тормыйбыз. Кемнәр кулына, нинди коралны ничә яшьтән бирү турында сүз күп булды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтмешли: «Бу мәсьәлә буенча илдә әле дә бәхәс бара, без исә үз сүзебезне әйтергә тиеш. Без гамәлдәге законны кырысландыру, камилләштерү ягында».

Президент Рөстәм Миңнехановның исә үз фикерләре бар иде. Әйтүенчә, без нигездә корал әйләнеше, лицензия алу турында гына сөйләшәбез. Ә сугыш кирәк-яраклары турында нигәдер дәшмибез, мәсәлән, картечь, патроннар турында. Безнең инициатива утлы коралны ничә яшьтән бирүгә генә кайтып калмасын иде.

Чыннан да, мәсәлән, кеше картечьны күпләп сатып ала икән, бу аңа ни өчен кирәк дигән уй да башыбызга килергә тиеш. Картечь белән ата торган шома көпшәле мылтыкның аеруча куркыныч корал икәнен уйлап бетермибез. «Картечь» ядрәләр җыелмасы дигән мәгънәне аңлата. Әмма ядрәләрнең диаметры 5,25 миллиметрдан бер сантиметрга җитүен әйтсәк, якыннан атып, күпме җан иясен теге дөньяга озатырга була. Алла сакласын! Шуңа күрә Президент утлы корал һәм сугыш кирәк-яраклары темасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә кирәк дип саный. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда халык кулында 72 мең корал бар икән. Мәсьәләне хокук сакчылары гына хәл итә алмый. Мылтыклы һәр кешегә аерым сакчы куеп булмый бит. Рөстәм Миңнеханов совет чорын искә төшерде. Мылтык алыр өчен кеше аучылар җәмгыятендә әгъза булып торырга һәм иң беренче чиратта шул җәмгыять мәнфәгатьләрен күз алдында тотарга тиеш иде, диде. Бу мәнфәгать табигатьне, тереклекне саклау белән бәйле. Әлбәттә, безнең позицияне барысы да хупламас, шуңа күрә Президент Дума депутаты Илдар Гыйльметдиновка тарафдарлар эзләргә киңәш итте. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга да мөрәҗәгать кабул ителде. (Аның тулы текстын газетаның 3 нче битендә урнаштырабыз.)

Шактый гына гаугалы бер мәсьәлә «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертүгә кагыла иде. Комитет рәисе Айрат Зарипов чыгышыннан аңлашылганча, гамәлдәге федераль законда интернет челтәрләрендә куркыныч мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык турында берни дә язылмаган. Ул үтерү, террор, җимерү кебек гамәлләр турындагы мәгълүматларны, җинаятьчедән герой ясарга омтылуны күздә тота иде. Шуңа күрә депутатлар, федераль законга, кешеләргә, бигрәк тә балаларга каршы көч куллану, аларның сәламәтлегенә зыян китерү, хәтта үтерүне пропагандалаучыларны җинаять җаваплылыгына тарту турында аерым маддә кертү кирәк, диләр.

Мондый хәлләргә юл куймас өчен Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә, закон  кысасында төрле карарлар кабул итү кирәклеген дә әйттеләр. Димәк, Россия Хөкүмәте башлыгына да мөрәҗәгать итәчәкләр.

Инде кешеләр тормышыннан этләр тормышына күчик. Хайваннарга карата  җаваплы мөнәсәбәтне без ничек аңлыйбыз соң? Депутатлар әйтүенчә, әлеге мөнәсәбәт турында федераль законда язылган, әмма гуманлык һәм кешенең иминлеген кайгырту арасында чикләр анык билгеләнмәгән. Сүз, асылда, урам этләре турында барды. Хуҗасыз этләр теләсә кайда өер-өер йөри, теләсә кемгә ташлана. Бер яктан, хуҗасыз калган этләр дә кызганыч, шул ук вакытта алар күпме кешене гарип калдырды. Фәрит Мөхәммәтшин битен эт тешләп кеше карарлыгы калмаган бер кызчыкны да искә төшерде әле. Кыскасы, депутатлар этләрне мәҗбүри теркәтү ягында. Һәм, әлбәттә, сукбай этләр өчен приют булдыру, вакцинация ясату һәм «нәселсез калдыру» турында да сүз булды.

Депутат Марат Галиев исә, законга үзгәрешләр кертү бернәрсәне дә хәл итмәячәк, дигән фикердә. «Чөнки без ситуацияне кулдан ычкындырдык, хәзер этләр көтүе барлыкка килде, эт өере үз законнары буенча яши», – диде. Ә Дәүсовет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, законны барыбер кабул итик, аннан соң гамәлдәге законның ничек эшләвен өйрәнергә кирәк булыр, ди. Аны фикерен Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады.

Утырышта каралган дүрт дистәдән артык мәсьәлә турында бер утыруда гына язып булмас, ә менә 2020 ел бюджеты үтәлеше турында кайбер мәгълүматлар җиткерик. Без инде «…узган ел бик гади булмады…» дип сүз башлап өйрәнгән, бу юлы тагын шуны кабатларга туры килә. Чөнки 2020 елда эшне пандемия дигәннәре бозды. Бу зәхмәт бөтен дөньясында кризис китереп чыгарды. Нефтькә бәя төшү буенча «тарихи рекорд» куелды, барреле 16,3 долларга калды. Без «әмма шуңа да карамастан…» дип тә әйтәбез бит әле. Әйе, шуңа да карамастан, Татарстан Россия төбәкләре арасында югары урынны саклап калды. Авыл хуҗалыгы, аерым предприятиеләр хәтта үсешкә таба атладылар. Бюджет кыенлыкларын җиңәргә Мәскәүнең ярдәме дә тигән. Финанс тотрыклылыгы өчен 82 млрд сум тирәсе акча биргән. Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, узган ел үзебезнең бюджетка кергән акчаның 879,2 миллиард сумы социаль фондларга җибәрелгән. Бу аз акча түгел, казна акчасының 60 проценттан артыгы дигән сүз. Шуңа күрә бюджетны «социаль йөзле» дип әйтми калмыйбыз.

2020 елга Татарстанның бюджет үтәлеше турында закон проектында язылганча, кергән акча чыккан акчадан азрак үзе, әмма бюджет кытлыгы казнада калган «мая» һәм кайбер икътисади акча чыганаклары хисабына капланган икән. Хәзергә менә шулар.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү