«66 яшем тулды, ат чабышында катнашырга быел да исәп бар»: Сабантуйны көтә чабышкылар!

Атламыйлар, очалар. Атлар чабыштан килә. Тояклары белән җиргә тиеп кенә алалар кебек. Бер мизгелдә бөтен халык тын кала. Кайсы беренче килер?! Тамаша кылучыларның һәркайсының үзенә ошаган аты була, ул аңа көч-куәт биреп, аның өчен җан атып тора. Соңгы килгән ат исә бөтен кешенең мәхәббәтен бер мизгелдә яулый да куя.

66 яшьтә дә йөгәне кулда

Татарда борынгыдан килгән шундый матур гадәт бар: иң соңгы килгән атка аерым бүләк әзерлиләр, ниндидер борчу килгән булса, бүләк бирер идем дип, нәзер әйтәләр. Бу минутларда тамаша кылучыларның йөзләренә карасаң, атның каршына йөгереп барып, күтәреп алып килерләр кебек. Ат – бик сизгер хайван, үзенең артта калуын бик авыр кичерә, тынгысызлана, шуны юату өчен бүләк биргәннәр дә инде, дип аңлата өлкәннәр. Гомумән дә, ат чабышларының ниндидер сихри көче, сере бар. Югыйсә син күпчелек вакытта атның хуҗасын да, хәтта аның исемен дә белмисең. Ә йөрәк, ат ялына ябышып, каядыр ашкына.

– Сез 65 яшькә хәтле ат чабышларында катнашкансыз икән бит, – дип шалтыратам Арча районыда яшәүче Исмәгыйль Яхинга.

– Ничек инде катнашканмын? 66 яшем тулды,  Аллаһ боерса, быел да исәп бар, – ди ул көр тавыш белән.

Исмәгыйль абый – республикабыздагы иң өлкән җайдакларның берсе. Җиде яшеннән бирле аттан аерылганы юк, гомер буе үзе чабышкы атлар асраган. 16 ел Казанда яшәгәндә дә атлардан аерылмаган. 60 ел дәвамында яуланган җиңүләренең исәбенә үзе дә чыга алмый хәтта. Быелгы Сабан туена да инде кыштан ук әзерләнә башлаган.

– Башкача булмый. Кыш көне яхшы итеп ашатмасаң, ярышлар якынайган саен, атлар бөтенләй ашаудан кала. Сабантуйны сизә алар, ничек инде сизмәсен! Башлары гел өскә омтылган. Киерелгән җәя кебек, чебен очса да атылырга гына торалар! Атлар бик көнче бит алар, беренчелекне бирәселәре килми, – дип сөйли Исмәгыйль абый. Ярышка әзерләгәндә, ул атларына бал, алма, кишер, кипкән сарымсак ашата икән.

Кеше кебек елыйлар

Балтач районы Көек авылында яшәүче Камил абый, ел саен атын бизәп, Сабан туе уза торган мәйданга төшә. 20 ел буе шулай. Үзе үк тальян да уйный. Аныкы кебек бизәлгән ат дирбияләрен башкаларда очратмассың да. Карчыгы аңа матур итеп чукларын ясаган булыр.

Ни кызганыч, быел менә әбисе дә, бик матур уңышларга ирешеп килгәндә 35 яшьлек оныгы да бакыйлыкка күчкән… Шуңа да бик моңсу елы Камил абыйның. Ул инде быел беренче тапкыр Сабан туена атыннан башка барырга уйлый…

Атлар турында сөйләшә башлауга ул, яшьле күзләрен яшереп, тәрәзә каршына барып басты әңгәмәдәшебез.

– Яратам мин аларны, сүзләр белән дә аңлата алмыйм бу яратуны. Бар гомерем атлар белән үтте. Ат кебек сизгер хайван юк! Бөтен нәрсәне аңлыйлар, әйтергә телләре генә юк. Минем үз гомеремдә ат чалганым булмады. Беләсеңме, алар бит кеше кебек күз яшьләре белән елый, – ди Камил абый.

45 ел буе ат җигеп, үзе дә ат кебек иң авыр хезмәтне башкарган ул. Күпме йөк төягән, аны бушаткан, урман чыгарган, тирес түккән…  Лаеклы ялга чыкканда да аңа бүләк итеп ат биргәннәр. Ничаклы авыр хезмәт тә, еллар сынавы да аның күңелен тупасландырмаган.

Чыгымлы хезмәт

Бер пар ат дагасы ике мең сум торса, атны дагалату – дүрт мең тирәсе. Чабышкы атлар өчен эшләнгән алюминий дагалар, күп дигәндә ай, ай ярымга җитә. Ә инде атны Казан ипподромында тотсаң, бер айга  20–25 мең түлисе. Боларга витаминнар, затлы ризык бәяләрен, мал табибы хезмәтен дә өстәсәң, шактый чыгым җыела.

Иң мөһиме – атның аякларына зыян килмәсен дә, имгәнә күрмәсеннәр. Ул вакытта чыгымнар бермә-бер артачак. Чабышкы атларның сату бәяләре төрлечә булырга мөмкин. Ким дигәндә 200 мең сумнан башлана ул.

Әйе, чабышкы атларны тоту – шактый чыгымлы эш. Узган ел милли бәйрәмнең оештырылмавы да зыян салган. Чабышкы атны җигеп тә булмый, алар бары тик чабыш өчен генә. Нәкъ авылча итеп әйтсәк, аның бүтән файдасы юк. Чын чабышкылар уртача өч ел, бик яхшы дигәндә, сирәк очракта җиде елга кадәр ярышларда катнаша. Аларны ашату, тәрбияләү, тренерлар тоту, җайдаклар әзерләү… Бу – чыгымнарның без белгән өлеше генә.

– Бик фанат булсаң гына эшлисең, монда керем турында уйлап та торасы юк. Шуңа күрә шактый бай кешеләр дә, чабышкы атларны тотудан баш тартты, – ди 2000 елдан бирле чабышкы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Әтнә районы егете Илсур Габдрахманов.

Атларның чабышта катнашу сезоны майдан алып октябрьгә аена чаклы, күнекмәләр исә ел буе дәвам итә. Атлар атнага бер генә көн ял итә икән. Бездә киң таралган нәселле атларның туган җирләре – Англия һәм Америка. Бик данлыклы булып саналган гарәп атларының тизлеге инглиз атларыныкыннан калыша икән. Беренчеләре озак арага чаба алу белән өстен чыга.

Атлар өчен бездәге табигать шартларының үзгә булуы да күпмедер авырлыклар тудыра. Нәзберек чабышкы атларны суыктан да, җилдән дә сакларга кирәк. Хәзер нәселле атларның колыннары үзебездә дә туа, алар безнең шартларга яраклашканрак булыр дигән өмет тә бар.

Нәселле ат игътибарны күбрәк сорый

Моннан берничә ел элек авылларда да ат тотучы хуҗалыклар саны бөтенләй кимеп беткән иде. Шөкер, хәзерге вакытта артуын күзәтәбез. Ипподромнар булган җирлекләрне санамаганда, иң күп ат асраучы җирлекләрнең берсе – Балтач районы. Шәхси хуҗалыкларда – 920, күмәк хуҗалыкларда – 1520 ат бар дип исәпләнә. Район буенча атлардан ел саен 400–450 колын алалар.

– Мин үзем дә җитмешенче еллар башында дүрт ел рәттән ат чабышларында катнаштым. Ул вакытта район буенча да берничә генә чын чабышкы ат булгандыр. Гади колхоз атларында чаптык. Балтач районында ат спортын башлап, үстереп җибәүче кеше – ул вакыттагы Карадуган мебель фабрикасы директоры Фәрит Әхмәдиев. Аның чабышкы атлары ун елга якын район беренчелеген бирмәде. Иген үстермәгән, печән әзерләмәгән оешма өчен атлар тоту өстәмә чыгым булса да, районда ат спортын билгеле бер югарылыктан төшермичә саклап калучы кеше ул Фәрит Әхмәдиев, – ди  Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

Хәзерге вакытта ат спорты Балтач районында шактый нык үсеш алган. Күмәк хуҗалыкларның күбесендә чын чабышкы атлар бар. Алар Казан ипподромында да тәрбияләнә, уңышлары белән сөендерә.

Районның үзендә дә ат чабышлары Сабантуй бәйрәме белән генә чикләнми.  Чабышлар үткәрү өчен махсус мәйданчык та тиешле таләпләргә туры килә торган итеп эшләнгән. Анысы атларның аякларын саклау өчен кирәк.

– Атларның иң йомшак җире – аягы. Ат белән күбрәк шөгыльләнгән саен, аның турында азрак белгәнеңне аңлыйсың. Халыкта мал табибларының һәркайсын «ат врачы» дип йөртәләр. Атларны белүче мал табиблары республика буенча да бик аз ул. Сыерны дәвалаган мал табибы атларны да дәвалый ала дигән сүз дөреслеккә туры килми, – ди район башлыгы. – Соңгы елларда без үзебезнең районда нәселле чабышкы атларны да колынлата башладык, бу аеруча зур сабырлык, һөнәри осталык сорый. Ат никадәр яхшы токымлы булса, ул үзенә шулкадәр күбрәк игътибар сорый.

Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү