Риман Гыйлемханов: Авылларның гомерен озайтуның бер юлы да уйлап табылмады әле

Соңгы вакытларда районнарда авыл мәктәпләре ябылу турында хәбәрләр килә башлады. Моңа хәтле ябылу, кыскартылу кебек гамәлләрне «не выгодно» дип аңлаталар иде. Бер уйлаганда, берничә бөртек бала өчен башлангыч мәктәп тоту чыннан да выгодно түгел инде ул. Әмма кайбер урыннарда мәктәпләр ябылуның сәбәбен башкачарак аңлаталар икән. Имеш, кайбер мәктәпләр террорга каршы торырлык хәлдә түгел, сакчы, видеокамералар юк. Сак хезмәтенә түләү һәм видеокамералар алу өчен акча юк, дөресрәге, бу бюджет өчен «не выгодно».

Безгә шалтыратучыларның берсе: «Әнә, Казандагы гимназиядә видеокамералар да бар иде, балаларны үтереп чыкты бит әле бер мәхлугы», – диде. Мин кемнең шалтыратканын әйтмим, беренчедән, әлеге авылда җыелышта катнашмадым һәм күрше авыл мәктәбе директорының әти-әниләрне террор белән куркытып чыгыш ясавын үзем ишетмәдем. Шулай да шундый сүзләр чыгуына ышанам. Чөнки бездә бит өстә «шылт» итсә, аста «шарт» итә. Бу очракта исә Казанда булган канлы вакыйганы оптимальләштерүдә файдалану, йомшак кына әйткәндә, «не этично», укытучы кеше өчен бигрәк тә.

Хәтерлим, берзаман балалар саны бик нык кими башлагач, Казанда балалар бакчалары ябыла башлады. Аларны шалкан бәясенә «яңа бай»ларга саттылар. Әмма килде шундый заман, «тормышыбыз чәчәкләре» үрчеп китеп, бакчаларда урын җитми башлады һәм ата-аналар урын өчен чиратка басты. Әгәр тагын шундый хәл кабатланса, нишләрбез? «Не выгодно» дип тормыйча, яңадан мәктәпләр төзи башларбызмы?

Ил җитәкчелеге халык саны кимүгә бик борчыла үзе, балалар күбрәк тусын өчен әти-әниләрне акча белән дә кызыксындырып карый, әмма, файдасы гына бик сизелми. Дөрес булса, безнең илдә бала табу яшендәге  (15–50 яшьләрдәге хатын-кыз күз алдында тотыла) хатын-кызларга 1,5 бала туры килә икән. Ә инде, гомумән, хатын-кызлар санына бүлсәң, нибары ярты (0,6) бала, ди. Шәхсән үзем бу хәлнең сәбәпләрен аңлатып җиткерә алмыйм. Шунысын гына чамалыйм: төп сәбәпләрнең берсе илдәге тотрыксызлык түгел микән, дим. Җәмгыять, яшәү рәвеше әледән-әле үзгәреп тора һәм күңелгә еш кына «иртәге көн ничек булыр икән?» дигән уйлар да килә.  Безнең чорда  ата-аналар авызыннан: «Бу заманда хәерче үрчетеп ятып булмый», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. «Безнең чор» дигәнем, илдә Брежнев хакимлеге бетеп, тәхеткә Горбачев, Ельцин килгән, СССР таркалган 1980–1990 нчы еллар була инде. Ул елларны җитәкчелек «бу илне ничек бетерергә!» дигән уй белән яшәде кебек. Әй, Ходаем, бу сүзләрне әйтеп ялгышкан булсам гына ярар иде. Әмма бер фикерем дөрестер дип уйлыйм. Безнең җәмгыять үсеше бөтен үткәнебезне кырып-себереп юкка чыгару белән үрелеп бара. Үзебездәге яхшы якларны онытып, бушлыкны чит ил «үрнәге» белән тутырабыз да, еллар узгач, «ялгышканбыз икән» дип куябыз.

Мәктәпләрне ябу да шуңа бер куәт булырга мөмкин. Бер яктан без авылларны яшәтү өчен җан атабыз, икенче яктан, беренче урынга акчаны куеп, «выгодный» булмаган социаль учреждениеләрне ябабыз. Мәсәлән, безнең авылда инде кибет ябылды. Атнага ике мәртәбәме, «тәгәрмәчле кибет» килә, диләр. Медпункт бинасы бар. Ул да оптимальләштерү нәтиҗәсендә башлангыч мәктәп, китапханә белән бер түбә астына керде. Әмма үз фельдшерыбыз юк. Атнага берничә мәртәбә күрше авылдан килеп китә. Үзебезгә фельдшер тоту – «опять не выгодно». Эшләр шулай барса, мәктәп бетәр. Кеше барыбер җыелмый дип, клубны да ябарлар. Авыл халкы: «Президент бер бала укыса да, мәктәпләр ябылмаячак», – дигән иде бит», – дип киреләнгән була үзе. Аптырагач, аны «террор» белән куркыталар.

Бүгенге сәясәт суда бата башлаган кешегә кул бирү урынына, аны ярдан ераграк этеп җибәрүгә охшап куя. Хәлләр шулай дәвам итсә, авыллар, ташлап киткәч, сагынып сөйләр, җырлар чыгарыр өчен, картайгач мәңгелеккә кайтып сыеныр өчен генә кирәк булачак. Авыл урыннарындагы зиратлар гына монда кайчандыр кеше яшәгәнен искә төшереп торачак. Без, татар авыллары милләтне саклый, дияргә яратабыз, шул ук вакытта авылларның гомерен озайтуның тәгаен генә бер юлы уйлап табылмады әле. Ә булганны бетерү исә иң җиңел эш. Әйтүләренчә, 2030 елларга илдә туучылар саны артырга тиеш, ди. Бөтен ышаныч 2030 елга инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү