«Мәскәү Шәймиевнең һәр адымын күзәтеп торды»: беренче Президентның тәүге елларын искә алабыз

Моннан төгәл 30 ел элек – 1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстанның беренче Президенты итеп сайланды. Шул уңайдан Дәүләт Советында махсус күргәзмә ачылды. Без исә Минтимер Шәймиевнең бу вазыйфадагы тәүге елларын искә алабыз.

Бүген без Татарстандагы милли-дини тотрыклылык белән горурланабыз. Бездә халык элек-электән ызгышсыз-нисез дус һәм тату яшәде үзе. Әмма СССР таркалу нәтиҗәсендә халыклар күңелендә дистә гасырлар буе пыскып яшәп килгән азатлыкка омтылу хисе яңа көч алды. Милли-азатлык хәрәкәтенең бу кадәр зураясын берәү дә күз алдына китермәгәндер.

1990 нчы елларда Казан да айкалды, чайкалды. Шәһәрнең төрле мәйданнарында митинглар башланып китте, Татарстан Югары Советы утырышы барган көннәрдә Ирек мәйданы һәм аңа баручы урамнар халык белән тулды. Азатлык таләп итү белән бергә, обкомны отставкага җибәрергә чакырган шигарьләрнең дә пәйда булуы партиягә дә ышаныч бетүе турында сөйли. Ә бу чакта Минтимер Шәймиев – соңгы көннәрен яшәгән партия өлкә комитетының беренче секретаре. Димәк, бөтен дәгъвалар иң әүвәл аңа кагыла.

Аз гына чигенеш ясап, 1990 елның август аен искә төшерик әле. Ай башында Казанга илнең «баш демократ»ы Борис Ельцин килде. Аның абруе көннән-көн күтәрелгән, ә М.Горбачевның ил дилбегәсен кулыннан ычкындыра башлаган чагы бу. Борис Николаевич бер-ике көн эчендә Казанда, Алабуга, Әлмәттә, берничә район үзәгендә булып өлгерде һәм аны һәр җирдә: «Азатлык!» – дип кычкырып каршы алдылар. Татарстанга шул килүендә: «Суверенитетны күпме йота аласыз – шул хәтле алыгыз!» – дип әйтеп ташлады. Ельцинның бу сүзләрен милли-азатлык хәрәкәтендә катнашучылар шунда ук күтәреп алды һәм бөтен дәгъвалар Шәймиевкә ява башлады: янәсе, әнә Мәскәүдән килгән Ельцин безгә азатлык вәгъдә итә, ә сез, мондагылар, бөтенләй кыймылдамыйсыз.

Аңа дәгъва белдерүчеләр Ельцин белән Шәймиев арасында булган соңгы сөйләшүләр турында белми иде әле. Минтимер ага да бу хакта еллар узгач кына үзенең истәлекләрендә телгә алды. Ә сөйләшү болайрак була:
– Минтимер, менә мин халыкка суверенлык вәгъдә иттем-итүен, хәзер нишлибез инде? Татарстан Россия составыннан чыкмас бит?

– Мин Сезне аңлыйм, Борис Николаевич, Сез халык белән башкача сөйләшә алмый идегез. Инде халык безнең анык бер карар кабул итүебезне көтә. Өстәл янына утырып, ачыктан-ачык сөйләшә башларга кирәк.

– Әйе, кирәк.

– Бердәнбер юл кала: без Татарстан белән Россия арасында килешү төзергә тиеш булабыз. Һәм бу килешүдә тарихи үткәнебезне һәм бүгенге вазгыятьне искә алып, халыкның бөтен теләк-омтылышлары чагылырга тиеш.

Бу тәкъдим Ельцинга ошый һәм ул: «Яхшы, әйдә, шулай булсын», – дип куя.

Әлеге сөйләшүне Минтимер ага ихтыяры, фатыйхасы белән киләчәктә суверенлык турында Декларация һәм үз Конституциябезне кабул итүгә һәм федераль үзәк белән ике арада Шартнамә төзүгә җирлек салыну дип бәяләргә кирәк.

Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация кабул итү ансат булмады. 1990 елда мин «Татарстан яшьләре» газетасыннан парламент хәбәрчесе идем, шуңа күрә Дәүләт Советы, ул чакта Югары Совет бинасы юлын шактый таптарга туры килде.

Бездә Президент вазыйфасы да кертелмәгән иде әле. Минтимер ага Татарстан Югары Советы Рәисе иде һәм Декларация язуда, кабул итүдә аңа турыдан-туры катнашырга туры килде. Ул янә ике ут арасында калды. Декларациядә татар милли хәрәкәте һәм, нигездә, урыс кардәшләр мәнфәгатен чагылдырган демократлар хәрәкәте идеяләре үзара каршылыкка кермәскә тиеш. Ниһаять, озак бәхәсләрдән соң уртак бер фикергә киленә. Татар һәм рус телләренә Дәүләт статусы бирелү – татарларны, ә Татарстан белән Россия арасында килешүле мөнәсәбәтләр урнаштырылу идеясе Иван Грачев җитәкчелегендәге демократларны канәгатьләндерә. Чөнки алар: «Татарстан Россия составыннан чыкмакчы була!» – дип сөрән сала килгәннәр иде.

Мәскәү исә Шәймиевнең һәр адымын күзәтеп торды: берәр ялгыш адым ясамасмы, янәсе. Юк, ясамады андый адымны Минтимер ага. Чөнки суверенлык алуның әһәмиятен ул ил эчендә аерым дәүләт төзүдә түгел, ә Татарстанны, аның халкын башка республикалар, башка халыклар белән бертигез хокуклы итеп тануда күрә иде. Бу Россиядә чын федерализмга нигез сала башлау да иде. Минтимер аганы аңлаучылар булган кебек, әле бүген дә тәнкыйть итүчеләр очрый. Янәсе, курыкты, артка чикте, теге чакта тулы бәйсезлек ала алмады. Болары инде – тормыш чынбарлыгыннан ераграк торган, сәясәт мәйданында буталып йөргәннәр фикере дип уйлыйм. Баш белән стена тишеп булмый ул. Иң мөһиме, без үзебез дә үзгәрдек, инде үзебезне мескен татар итеп тоймыйбыз. Безнең белән исәпләшәләр, безнең сүзгә колак салалар. Декларациягә тиенләп, тәңкәләп бәя куеп булмый. Мин 1990 нчы елларга махсус аерым тукталдым. Чөнки нәкъ менә шул елларда Татарстан татары, илнең алдагы язмышы хәл ителде һәм Россиянең киләчәк юлын нәкъ Татарстанның ил агасы Минтимер Шәймиев билгеләде дип әйтә алам. Шөкер, бүген дә арабызда тоткан кыйбласына тугрылыклы ил агасы бар, әле аның эшлисе эшләре дә бихисап.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү