«Социаль тигезлек идеясе уңышсыз эксперимент булып чыкты»

«Гадел Россия» партиясе тагын бер тапкыр халыкка киң мәхәббәте белән танылды. Партиянең Дәүләт Думасындагы фракциясе хөкүмәткә халыкка бернинди шарт куймыйча түләнә торган база кереме (безусловный базовый доход) түләү инициативсы белән чыкты. Системалы оппозиция вәкилләре керемнең күләмен 10 мең сум белән билгеләгәннәр.

Бу акчага бик кинәнә алмыйсың, әмма ачтан үлмәслек итеп яшәргә була. Баш өстеңдә түбәң булса инде. Һәркемгә түләнә торгач, шул әз генә акча да ил күләмендә бер елга 18 триллион сумлык бюджет таләп итәчәк икән. Тик бу сумма әлеге тәкъдимнең Россия шартларында тормышка ашмаслык буш хыял икәнен дәлилли, чөнки сумма федераль бюджет күләменә якынлаша. Аңлашыла инде: бернинди хөкүмәт тә бюджетка кергән бар акчаны халыкка өләшеп бетерү белән килешмәячәк. Килешкән очракта да акча өләшү кешеләрнең матди хәлен яхшыртмаячак. Инфляция спирале шундый итеп бөтереләчәк: кулга кергән акча бер ипи алудан бүтәнгә ярамас, мөгаен.

Тик шулай да пандемия шартларында акча өләшү тәҗрибәсе бар бит инде. Балаларга акмаса да тама. Уку елы башланганда, быел мәктәп яшендәге һәр бала нәкъ шул суммадагы акча белән бүләкләнәчәк. Бу инфляциягә ничек тәэсир итәр, мәктәп кирәк-яракларының бәясе никадәр күтәрелер, без әлегә белмибез. Юк, бу юлларның авторы һич кенә дә балаларга акча бирүгә каршы түгел. Өлкән яшьтәгеләр һәркайсы пенсия ала бит әле. Зур булмаган картлык акчасы тереклек алып бару өчен ярап куя. Ул булмаса, физик сәламәтлеге какшау сәбәпле, эшкә сәләтен югалтканнар нишләр иде? Пенсия алам дип тормый, лаеклы ялдагыларның дистә миллионга якыны һаман да тир түгә. Картлык акчасы – база кереме чамасындагырак сумма – бик иркен кыланырга мөмкинлек бирми чөнки. Индексация тукталу сәбәпле, берникадәр акчасын югалтуга карамастан, картлар эшли, яисә эшләргә мәҗбүр дип әйтик инде. Әлегә хөкүмәт эшләгән пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү белән дә килешми, акча юклыкка сылтый. Шулай булгач, «Гадел Россия» депутатларының идеясе тормышка ашар дип хыялланырга кирәкми.

Дөрес, күктән акча яудыру теләге оппозиция вәкилләренең фикере генә түгел. Петербург икътисади форумында Хисап палатасы рәисе Кудрин әфәнде аны киләчәк көн чынбарлыгы буларак билгеләп үтте. Бүгенге технологик җәмгыять шартларында кешеләрне минималь дәрәҗәдә булса да тормыш кирәк-ярагы белән тәэмин итү – мөмкин хәл ул үзе. Роботлаштыру киңрәк җәелгән саен, база кереме – эшләсәң-эшләмәсәң дә берникадәр матди яктан тәэмин ителеп яшәү мөмкинлеге бирү – идеясе көнбатышта инде берничә елдан бирле яши, хәтта чикләнгән күләмдә тормышка да кертелеп карады.

Финнар, мәсәлән, 2017–2018 елларда бу өлкәдә тәрҗрибә үткәрделәр: 2 мең кешегә бернинди шарт куймыйча 560 евро (илле мең сумнан бераз артыграк) акча өләштеләр. Фин эксперименты уңышсызлыкка очрады, диделәр ләкин. Вертолет акчасы (көнбатышта база керемен шулай дип тә атап йөртәләр) кешеләргә өстәп акча эшләргә этәргеч бирмәгән. Киресенчә, база кереме генә җитмичә, аны алучылар, эш эзлисе урынга өстәмә пособиеләр сорап, янә хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән. Германиядәге Икътисади тикшеренүләр институты 120 кеше белән шундый тәҗрибә үткәреп карады. Институт, ай саен 1200 евро (108 мең сум тирәсе) акча биреп, аларның үзләрен ничек тотуын өйрәнү максаты куйган иде. Мондый тәҗрибәләр Испаниядә, Италиядә, Канадада, башка кайбер илләрдә үткәрелде яисә планлаштырыла. Швейцариядә шактый зур күләмдә акча өләшүне күздә тотып, махсус референдум да оештырдылар. Халык күктән яуган акчадан баш тартты. Тиктомалдан килгән акча кешелек җәмгыятенә, рус әйтмешли, аю хезмәте күрсәтәчәк, тормыш тәҗрибәсе булганнар моны яхшы аңлый. Бай әтинең балалары мисалында күрергә була моны. Мул тәэмин ителгән гаиләләрдә балаларның эшлексезлеге – киң күренеш, нәрсәгә булса да ирешергә омтылышның юкка чыгуы күзәтелә, наркоманлык чәчәк ата. Шуңа күрә акыллы әтиләр балаларны матди байлык белән бик узындырмаска тырыша.

Матди яктан яхшы тәэмин ителгән җәмгыятьләрдә суицидлар статистикасы, яшьләрнең гаилә корып яшәүдән баш тартулары, демографик упкынның җәмгыятьне үзенә суыруы, психик сәламәтлекнең какшавы сер түгел, факт бит барысы да. Либераль-демократик җәмгыятьләрнең тагын бер проблемасы бар: ир дә, хатын да сау-сәламәт булуга һәм бала табарга теләүләренә кармастан, никтер күп кенә очракларда бала тумый һәм андый гаиләрнең саны артканнан-арта бара. Табигатьтә шундый бер закончалык бар: нәрсәгәдер омтылып яшәү туктала икән, котылгысыз деградация башлана. Нәрсәгәдер омтылу өчен, нәрсәнеңдер җитеп үк бетмәве таләп ителә, әзергә-бәзер тормыш алып бару пассионарлыкның югалуына китерә.

Бу кешеләр җәмгыяте өчен генә түгел, хайваннар дөньясы өчен дә шулай ук. Зоопарк шартларында күп кенә ерткыч хайваннар үрчемиләр бит никтер. Тормыш үз көнеңне күрү һәм тәэмин итү өчен тырышлык куюны таләп итә бездән. Шунсыз үсеш юк, алгарыш юк. Социалистик системаның җимерелеп төшүе дә, ихтимал, кешеләргә теплица шартлары тудыруны максат итеп куюыннандыр. Социаль тигезлек идеясе база кереме шикелле үк уңышсыз эксперимент булып чыкты. Моның белән килешмәскә була, билгеле, вәләкин тарих сабагы шуны күрсәтә.

Америка галим-этологы Джон Кэлхун үткән гасырның 60–70 нче елларында тычканнар белән бу юнәлештә тәҗрибәләр ясап карый. Кимерүче җәнлекләргә җәннәт шартлары тудыра: азык-төлек чикләнмәгән күләмдә, дошманнар һөҗүме юк, идеаль стериль шартларда чирләр дә йокмый. Яшәү мәйданы иркен. Идеаль шартларны тычканнар күтәрә алмый. Хәтта капма-каршы җенескә омтылыш бетә, үрчүдән туктыйлар һәм тәҗрибә тычканнарның һәлакәте белән тәмамлана. Азык-төлек мул булуга карамастан, җәнлекләр арасында каннибализм – бер-берсен ашау барлыкка килә, әниләр балаларын тәрбияләүдән баш тарта, үтерәләр, җенси азгынлык – гомосексуализм тарала. Хәзерге кешелек җәмгыятенең байлыктан интеккән «алтын миллиард»ында  да шундый ук хәлләр күзәтелмиме?  «Тычканнар җәннәте»ндә соңгы тычкан үлсен өчен 1780 көн таләп ителә. Кэлхунның соңгы тәҗрибәсен «25 нче Галәм» дип атыйлар, чөнки 25 тапкыр үткәрелгән тәҗрибә бер үк нәтиҗәне күрсәтә. Менә бу «база кереме» турындагы идея ни өчендер шул 25 галәмне искә төшерә минем. Тормыш дәвам итсен өчен, һичшиксез каршылыклар киртәсе аша үтеп, проблемалар чишеп яшәү таләп ителә. Бу – физик сәламәтлек өчен дә, психик саулык өчен дә котылгысыз кирәкле шарт.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү